Рөстәм Миңнеханов илкүләм «Яшь профессионаллар – 2022» чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләде

Сез яулаган һәр медаль – Татарстан өчен зур уңыш. Президент Рөстәм Миңнеханов илкүләм «Яшь профессионаллар – 2022» чемпионаты җиңүчеләрен әнә шундый сүзләр белән тәбрикләде. 

Быел да сынатмадылар. Татарстан җыелма командасы илкүләм «Яшь профессионаллар – 2022» һәм Евразия чемпионаты нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында лаеклы икенче урынны яулады. Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь осталары белән очрашуда билгеләп үткәнчә, Татарстан кабаттан һөнәри осталык буенча алдынгы урында булуын раслады. Очрашуда WorldSkills Russia оешмасының генераль директоры Роберт Уразов, Татарстанның Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров та катнашты.

Шуны әйтергә кирәк: илкүләм чемпионатның финалы белән бер үк вакытта Евразия чемпионаты да узды. Монда да безнең яшьләр сынатмады – республика исеменнән катнашкан һәр конкурсант беренче урынны яулады.

– Сез яулаган һәр медаль – Татарстан өчен зур уңыш. Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен эшне билгеле бер системага салырга, бер минут та туктап тормыйча әзерләнергә, һөнәри осталык күнекмәләрен ныгытырга кирәк. Шуннан башка уңышка ирешеп булмый. Бүгенге чемпионнарны һәм призлы урын яулаган яшьләрне югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйм! Аларга һәрьяклап ярдәм күрсәткән, белем биргән экспертларга, тренерларга, укытучыларга, шулай ук чемпионат хәрәкәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән уку йортлары җитәкчеләренә аерым рәхмәт! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әлеге ярышларның Татарстандагы һөнәри белем бирү өлкәсе өчен зур әһәмияткә ия булуын да ассызыклады.

– Инде менә 10 ел дәвамында чемпионат кадрлар әзерләүдә уңышлы яңа технологияләр кертүнең нәтиҗәле чарасы булып тора. Һөнәри осталык чемпионатында җиңү яулыйсыз икән, булачак эш бирүчегез алдында бу өстәмә плюс булачак. Югары нәтиҗәләргә ирешсәгез, бәхәссез өстенлеккә ия булачаксыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика алга таба да «Яшь профессионаллар» чемпионаты хәрәкәтенә ярдәм итәчәк. Аның югары стандартларын мәгариф өлкәсендә кулланырга кирәк. Һәм кулланачакбыз да. Бүген махсус хәрби операция уздыру шартларында һәркем үз эшенә һәм сайлаган һөнәренә җаваплы карарга тиеш. Бу яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, димәк, Россиягә җиңү яуларга ярдәм итәчәк. Бары тик бергә булганда гына без илебезнең яңа бурычларын хәл итә алачакбыз.

Очрашу кысасында катнашучыларга дәүләт бүләкләре – Татарстан Президенты һәм Татарстанның Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Чемпионат турында белешмә

Быел WorldSkills Russia чемпионаты X мәртәбә үткәрелде. Аның финалы Саранск шәһәрендә узды. Финал ярышларында катнашучылар барлыгы 100 компетенциядә көч сынашты.

Татарстанны исә 96 конкурсант һәм 74 эксперт тәкъдим итте. Алар барлыгы 73 компетенция буенча ярышларда катнашты. Нәтиҗәдә татарстанлылар барлыгы 111 медаль яулап, Россия төбәкләре арасында икенче булды. Моннан тыш, һөнәри осталык өчен бирелә торган 55 махсус медальгә лаек булды. Иң күп медальләрне Мәскәүдән килгән яшь осталар алып кайтып китте. Санкт-Петербург җыелма командасы өченче урынны алды.


Фикер өстәү