Рөстәм Миңнеханов – “WorldSkills Russia” җиңүчеләренә: “Бүген сезнең һәркайсыгыз – дөнья дәрәҗәсендәге белгеч”

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IX “Яшь профессионаллар” илкүләм чемпионатында катнашкан Татарстан җыелма командасы вәкилләре белән очрашты. Республиканың яшь осталары Уфада узган ярышларда беренче урынны яулады.

– Сезнең бүгенге җиңүегез – уңышлы карьера өчен менә дигән старт. Бүген сезнең һәркайсыгыз – дөнья дәрәҗәсендәге белгеч. Әлеге ярышлар вакытында зур тәҗрибә тупладыгыз, ул сезгә киләчәктә, һичшиксез, ярдәм итәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга.

Республика башлыгы быелгы чемпионатка яңа компетенцияләр кертелүен дә искәртте. “Аларның күбесе цифрлаштыру белән бәйле. Монда алган күнекмәләр яшь белгечләргә заманча хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлек бирәчәк”, – диде ул.

Сан
Быел “WorldSkills Russia” илкүләм чемпионатының финалы 25-29 августта Уфада узды. Татарстан вәкилләре 127 компетенциядә көч сынашып, 24 алтын, 34 көмеш һәм 22 бронза медаль яулады.


Фикер өстәү