Илсур Һадиуллин: “WorldSkills Russia” чемпионаты югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итүдә зур роль уйный”

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “WorldSkills Russia” чемпионатының төбәк этабына багышланган матбугат очрашуында Татарстан җыелма командасының август аенда Уфада узган IX “Яшь профессионаллар” илкүләм чемпионатында беренче урынны яулавын искә төшерде.

– Елдан-ел әлеге чемпионатның дәрәҗәсе, андагы компетенцияләр арта. 2021-2022 елларның чемпионат циклы 257 компетенция буенча узачак. Әлеге ярышларны уздыру өчен республикада мәйданчыклар саны да арта. Мәйданчыклар исә зур шәһәрләрдә генә түгел, республикадагы югары уку йортлары, колледжлар һәм мәктәпләрдә урнашкан. Быел әлеге мәйданчыкларның саны 68гә җитте, – дип сөйләде ул.

Министр сүзләренчә, “WorldSkills” исеме астында уздырылучы ярышлар яшь белгечләрнең һөнәри мөмкинлекләрен үстерә.
– Моннан тыш, “WorldSkills” төбәк икътисадын үстерү өчен төп бурычларның берсен хәл итәргә – югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итәргә ярдәм итә, – диде Илсур Һадиуллин.


Фикер өстәү