Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә: буран көтелә

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе » фаразлары буенча, дүшәмбе киченнән, 15 ноябрьдә, республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һәм кунакларына игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә.

Машина йөртүчеләргә шәһәр читенә баруны кичектереп торырга, юлда куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлардан кулланмаска һәм корылмалардан ераграк йөрергә кирәк дип искәртә.

Җәяүлеләргә өйдә калу мөмкинлеге булганда, урамга чыкмаска, ә юл йөрү өлешендә игътибарлы булырга кирәк дип белдерә.


Фикер өстәү