Татарстанда көчле җил һәм кыска вакытлы буран көтелә

Иртән һәм көндез, 21 мартта, республика территориясендә һәм Казанда төньяк-көнбатыштан көчле җил исүе (аның тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин), шулай ук кыска вакытлы буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 21 мартта, синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Урыны белән бераз җепшек кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге көчәеп, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә һава температурасы 0..-5, көндез исә -1..+4 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.


Фикер өстәү