Эшмәкәр Хусан Насыйров: Әйдә, эшкә безгә кил, дип чакырасың, кеше килмәс, эшләмәс өчен мең сәбәп таба

«Ташкент» кафесы хуҗасы, күпләп сарыклар асраучы Хусан Насыйровны Балтач районында күпләр белә. Әмма аның ни өчен язмышын Балтач белән бәйләвен, кайлардан килеп төпләнүен, милләте кем булуын үзе белән якыннан аралашкан кешеләр генә белә.

– Мин – Ташкент егете. Шунда тудым, үстем, гаилә кордым. Милләтем уйгыр. Дин бездә дә сездәге кебек ирекле, үзем бала чактан дини тәрбия алып үстем. Җәмәгатем Әминә без танышканда диндә түгел иде, әмма аның белән шулай килештек: өйләнешкәч, бергәләп динебез кануннары буенча яшибез. Гомер иткән урыныбыздан күчүгә дә шул төп сәбәпче булды дисәң дә була. Олы кызларыбыз укырга баргач, ул чорда мәктәптә яулык ябу белән проблема килеп чыкты. Элекке танышыбыз – Балтач районының Норма авылы егете Әнәс хәзрәт, егерме ел бездә яшәгәч, туган ягына кайтып китте. Аның белән гел хәбәрләшеп тордык. Шушы проблема хакында сөйләшкәч, ул икеләнмәслек итеп: «Әйдә, безгә кайтыгыз, монда мәктәпләрдә яулыкка сүз әйтүче юк, дин тотучыларга ирек», – дигәч, 2009 елның азагында үзем юлга кузгалдым. Ике ай яшәп, мондагы шартларны өйрәнгәч, гаиләмне алып кайттым.

– Фатирны, эшне, танышларны калдырып, унбер, сигез, өч яшьлек кыз балалар белән бер белмәгән якларга кузгалуга җәмәгатегез ничек риза булды икән?

– Әминәдә бит яртылаш татар каны ага, әниләре Татарстанның Ютазы районыннан. Бер апасы инде Нормада тормышта иде (беренче ике айны шуларда яшәп, Балтач белән таныштым да инде). Дөресен әйтим, башта беребезгә дә җиңел булмады. Фатирга кереп яшәдек. Беренче ике елда без Әминә белән көн-төн эшләдек. Иртүк торып, самсалар да пешердек, әле минем велосипедка утырып самса сатып йөрүемне күпләр хәтерли. Калай да бөктек, Казанга итләр дә алып барып урнаштырдым. Өч ел торгач, фатир хуҗасы бик юньле кеше иде, фатирны сатам, әйдә, алып кал, диде. Шулай итеп, фатирлы булдык. Ун сарык алдык. Инде аларны арттыра-арттыра, 200 башка җиткердек.  Соңгы елларда ферма салдык. Район җитәкчелегеннән ферма төзер өчен җир сорадым. Алар: «Бездә бирердәй җир юк, пайчылар белән сөйләшеп карагыз», – дип, өч участок тәкъдим иттеләр. Рәхмәт, әллә кайлардан, җир читеннән күрсәтмәделәр, әле үземә сайлау мөмкинлеге дә бирделәр. Пайчылар белән уртак фикергә килә алдык. Фермада бик күп эшләнде.

– Кафегыз да бар бит әле.

–Без аны 2016 елда ачтык. Анда милли үзбәк ризыклары пешерәбез. Бер йөргән кешеләр яратып йөри, заказлар бирә. Шулай ук көлчәләр пешереп тә кибетләргә куябыз. Хәзер инде үзебез генә эшләмибез. Булышчыларыбыз бар.

– Бу күченүне балалар ничек кабул итте? Тел белән проблемалар булмадымы?

– Безнең уйгыр теле татар теле белән бик охшаш, шуңа күрә проблемалар булмады. Икесе мәктәпкә, берсе бакчага йөри башлауга, дуслар да таптылар, татар телен дә яхшылап өйрәнделәр. Аллаһка шөкер, өч кызыбыз да гимназиядә бик яхшы укыды, татар теле буенча республика күләмендәге олимпиадаларда җиңүче булдылар, икесе халыкара олимпиадада беренче урын алды. Шул ук вакытта районда үткән Коръән укучылар бәйгеләрендә дә гел җиңүләр яулыйлар иде. Олы кызыбыз инде тормышта, оныгыбыз бар.

– Димәк, Балтачта инде үз тамырларыгыз бар…

– Балтачка кайткач, ике балабыз туды: Хафизә, Мөхәммәдәмин. Әйе, Балтачта без хәзер чит кешеләр түгел инде. Дусларыбыз, кардәшләребез күп. Күченеп кайткан чакта ук бик күпләрнең ярдәмен тойдык. Төзелеп бетмәгән йорт сатып алып, аны төзеп чыктык, үз куышыбызны булдырдык. Алга таба нигезеннән алып үзем яңа йорт җиткерү турында хыялланам. Балтачны беренче күргәндә үк бик ошаттым. Шулай ук гаиләм дә яратып яши. Шәһәрдә тусам, күпмедер яшәсәм дә, мин гомер буе авылда яшәргә хыялландым. Хәзер инде бөтенләй шәһәрдә яши алмыймдыр. Балтач – яшәү-эшләү өчен бик уңайлы, чиста, матур урын. Мин монда эш юк дигән кешегә аптырыйм. Эшлим дигән кеше һәрчак эш таба. Эштән курыкмаска гына кирәк. Күп кешегә чиста эш кирәк шул. Кайчакта эшсез йөргән кешеләргә, әйдә, эшкә безгә кил, дип чакырасың, ул килмәс, эшләмәс өчен мең сәбәп таба.

– Туган як белән элемтәләр өзелмәдеме?

– Юк. Анда игезәк сыңарым Хәсән, башка туганнарым гаиләләре яши. Шөкер, хәзерге көндә әнием дә исән-сау. Аңа 76 яшь. Әнием дә, туганнарымның да Балтачка кайтканнары бар, үзебез дә барабыз.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА


Фикер өстәү