Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 90 тонна шикәр сатылган

Казанда 19 мартта узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 90 тоннадан артык шикәр сатылган. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үзенең Telegram-каналында шулай дип язып чыкты.

«Шимбә иртәсендә генә дә 90 тонна шикәр саттык, гадәттә 15-20 тонна гына сатыла иде», — дип искәртте министр.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры «авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә мондый ыгы-зыгының күптән булмавын» билгеләп үтте. «Кеше бик күп иде, барлык товарларга зур ихтыяҗ күзәтелде», — диде ул.

Шуның белән бергә, Җәббаров искәртеп үткәнчә, «ясалма ыгы-зыгы тудырырга кирәкми, продукция бөтен кешегә дә җитәчәк». Ярминкәләр әле тагын ай ярым дәвам итәчәк, дип өстәде ул.


Фикер өстәү