Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 миллион данәдән артык йомырка сатылган

11 сентябрьдән Татарстан Республикасының бөтен территориясендә көзге ярминкәләр эшли башлады, алар атна саен шимбә көнне үткәрелә.

Биредә һәрвакыт яңа суйган  терлек ите, тәмле авыл каймаклары, үлчәүле сөт табарга, казылык әйберләре, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм үзебезнең аграрийлар җитештергән башка фермер продукциясе сатып алырга мөмкин.

Казанда ярминкәләр 15 мәйданчыкта уза.

Узган 12 ярминкәдә республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 5313 тонна бәрәңге, 2428 тонна суган, 2 миллион данәдән артык йомырка сатылган.   Барлык төр товарлар  миллиард сумнан артыкка  сатылган.    Бүгенге көндә халык арасында агы-зыгы  күзәтелми, шәһәр халкы   кирәкле азык-төлек продукциясе  белән тулысынча тәэмин ителгән.

Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 25 декабрьгә кадәр булачак.


Фикер өстәү