Татарстанда ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итә

Татарстанда көзге ярминкәләр дәвам итә. Биредә шәһәрлеләр өчен ит, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, яшелчә, бал, шикәр кебек азык-төлекне арзанрак бәядән сатып алу мөмкинлеге бар.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, 11 сентябрьдән ярминкәләрдә 5313 тонна бәрәңге, 2438 тонна суган, 2 млн данәдән артык йомырка сатылган.

Сатылган товарлар 1 млрд сумнан артып китә. «Хәзерге вакытта ярминкәләрдә продукциягә кытлык юк, шәһәр халкы кирәкле азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителә», – дип хәбәр итә матбугат үзәге. Исегезгә төшерәбез: ярминкәләр 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү