Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә суган һәм кишер бәяләре төшкән

Элегрәк суганның килограммы 25 сумнан сатылган булса, бүген ул 22 сумнан сатылды. Кишернең бәясе дә 5 сумга арзанрак иде һәм килограммы 18 сумнан сатылган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Татарстанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә узган атнада суган һәм кишер бәяләре төшкән.

Республикада 10 сентябрьдән Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллы һәм Яшел Үзән районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Продукция белән республиканың 32 муниципаль районы, агрохолдинг предприятиеләре, кече хуҗалыклар тәэмин итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу атнада суган һәм кишергә бәяләрнең төшүе күзәтелде. Элегрәк суганның килограммы 25 сумнан сатылган булса, бүген ул 22 сумнан сатылды. Кишернең бәясе дә 5 сумга арзанрак иде һәм килограммы 18 сумнан сатылды.

Үткән алты ярминкә көннәре йомгаклары буенча барлыгы 615,9 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. 7 720,4 тонна яшелчә, шул исәптән 5402,7 тонна бәрәңге, 95,3 тонна үлчәүле сөт, 627,7 тонна ит, шул исәптән 387,5 тонна сыер ите, 254,5 тонна он һәм 368 тонна шикәр сатылган.

 


Фикер өстәү