Татарстанда өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча телеграм-бот эшли башлады

Татарстанда «Частичная мобилизация в Татарстане» дип аталган Telegram-бот эшли башлады. Ул гражданнарның мобилизация белән бәйле еш килә торган 400дән артык соравына җавап бирә, дип яза «Татар-информ».

Чат-боттагы сорауларга җаваплар тематик категорияләргә бүленгән.Алар арасында «Хәрби комиссариатлар», «Мобилизация тәртибе һәм шартлары», «Предприятиеләр эшчәнлеге», «Социаль гарантияләр» дигән бүлекләр бар.

Ботта шулай ук өлешчә мобилизациягә шикаять белдерү өчен сылтама бар – мобилизациягә чакырылудан кичектерелеп тору хокуклары булган кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында шундый мөмкинлек бирелә.

Бот ярдәмендә «Ярдәм янәшә!» иҗтимагый хәрәкәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул мобилизацияләнүчеләргә «Гуманитар комплектлар» бирүне оештыра, шулай ук бушлай юридик күрсәтә.

 


Фикер өстәү