Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел язгы ярминкәләр үткәрүне 18 марттан 22 апрельгә кадәрге чорга килештергән. Бу хакта Татарстан Кулланучылар берлегенең йомгаклау җыелышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белдерде.
“Узган елда 22 ярминкә уздырылды. Анда 2,1 миллиард сумлык, шул исәптән Татпотребсоюз оешмалары тарафыннан – 200 миллион сумлык азык-төлек сатылды”, – дип билгеләп үтте министр.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларга ягулык-майлау материалларын сатып алу чыгымнарын каплаганнар. Моның өчен 2019-2022 елларда Татарстан бюджетыннан – 38 миллион сум, шул исәптән Татпотребсоюз оешмаларына 6 миллион сумнан артыграк күләмдә акча биргәннәр.
“Товар җитештерүчеләребезгә бушлай сәүдә урыннары бирү һәм транспорт чыгымнарының бер өлешен каплау нәтиҗәсендә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясе чагыштырмача арзан бәядән сатылды”, – дип басым ясап әйтте Марат Җаббаров.
Аерым алганда, ярминкәләрдә яшелчә 25-47%ка, он – 35%, йомырка – 22%, сөт – 20%, ит – 7-50%ка арзанрак бәядән сатылган.
“Шәһәр ярминкәләрендә кооператорлар да актив катнашты. Бу азык-төлек бәяләре үсүне тоткарлау һәм республикада яшәүчеләрне азык-төлек белән тиешенчә тәэмин итү мөмкинлеге бирде”, – дип йомгак ясады министр.