Татарстанда прививка ясатмаган 30 укытучы белем бирә алмаячак

Татарстанда коронавируска каршы вакцинация узмаган 30 укытучы эштән читләштерелгән. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Instagram социаль челтәрендә оештырылган туры эфир вакытында хәбәр итте.

«Мәҗбүри вакцинация турында карар бар. Ә мәктәп хезмәткәрләре балалар белән эшли. Мәгариф системасы тәртип, чисталык, намуслылык һәм ачыклыкны ярата. Шуңа күрә, үзеңә һәм мәктәп администрациясенә проблема ясамыйча, озак сузмыйча вакинация узуыгызны сорыйм», – диде министр.


Фикер өстәү