«Бердәм Россия»нең юбилей съездында сайлауга йомгак ясадылар, партиянең җитәкче органнарын яңарттылар

Мәскәүдә «Бердәм Россия»нең 20 нче – юбилей съезды узды. Узган сайлауга йомгак ясадылар, партиянең җитәкче органнары яңартылды. Дмитрий Медведев алга таба да партия рәисе вазыйфасын башкарачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Югары совет составына керде.

Россия Президенты Владимир Путин съездда катнашучыларга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, «Бердәм Россия» сайлауны уңышлы уздырган. «Сез халыкны җәлеп итү өчен «кычкырып торган» купшы лозунглар белән эш итмәдегез. Алар бит гадәттә буш вәгъдәләргә генә әйләнеп калучан. Сез сайлаучылар белән башкача эшләдегез», – диде Путин. Ул «Бердәм Россия» программасының, кешеләр белән очрашып, аларны иң нык борчыган мәсьәләләр буенча аралашулар нәтиҗәсендә булдырылуын искә төшерде. «Аның һәрбер пункты төптән уйланылган, куелган бурычларны үтәүнең төгәл вакытлары билгеләнгән», – дип билгеләп үтте ул. Путин әйтүенчә, кешеләр юкка гына, иң дәрәҗәле сәяси көч ярдәменә исәп тотып, бердәмроссиялеләргә мөрәҗәгать итми. Чөнки партия кешеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл кылу өчен барлык мөмкинлекләргә ия. Шул ук вакытта Президент «Бердәм Россия»гә, бер бурычны үтәүгә үк, икенчесен куярга, дигән принципны истә тотарга тәкъдим итте. Ул партияне 20 еллык юбилее белән котлап, аны ышанычлы, куәтле сәяси көч буларак санавын әйтте. Путин шушы еллар эчендә «Бердәм Россия»нең иң кирәкле вакытларда ил өчен җаваплылыкны үз өстенә алу осталыгын раслап килүен искә төшерде.

«Бердәм Россия» рәисе Дмитрий Медведев соңгы биш ел эчендәге эш йомгакларына кагылып, партиянең, кыенлыкларга карамастан, 2016 елгы сайлау алды программасында күрсәтелгән барлык бурычларын диярлек үтәве турында сөйләде. Халык программасын һәм Россиянең үсеше өчен планнарны тормышка ашыру өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. «Көч тә, 20 еллык тәҗрибә һәм белем дә бар. Тәҗрибәле һәм сыналган кадрлар бар. Президентның ярдәме бар. Башкарма хакимият, белгечләр, җәмәгатьчелек, бизнес белән тыгыз элемтәләр бар. Иң мөһиме – абруй һәм илнең һәр төбәгендә йогынты бар», – диде ул. Аның әйтүенчә, «Бердәм Россия» пандемиянең аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару эшен күпме кирәк – шул вакыт дәвамында алып барачак. «Депутатларыбызга, волонтерларга өстәмә бурыч – ничек тә күбрәк кешеләргә вакцинациянең мөһимлеген аңлату бурычы төшә», – диде ул.

Съездда катнашучылар Дмитрий Медведевны алдагы биш елга партия рәисе итеп яңадан сайлады. Борис Грызлов партиянең Югары советы рәисе булып калды. Сүз уңаеннан, Югары советның составы яртылаш диярлек яңартылган. Съездда республикадан 21 кеше катнашты. Алар арасында – Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, партиянең җирле бүлекләре активистлары.

 


Фикер өстәү