Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең федераль һәм төбәк проектлары координаторлары, иҗтимагый советлары рәисләре белән очрашты

Илкүләм проектлар, дәүләт программалары һәм партия проектлары халыкның тормышын яхшырту өчен муниципалитетларга, шәһәр-районнарга өстәмә акча җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Дәүләт Советында  «Бердәм Россия» Татарстандагы төбәк бүлегенең партия проектларын тормышка ашыру комиссиясе утырышында шул хакта сүз барды. Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең федераль һәм төбәк проектлары координаторлары, иҗтимагый советлары рәисләре белән очрашты.

— «Бердәм Россия» дәүләт программаларын, илкүләм проектларны, шулай ук партиянең үз проектларын тормышка ашыруга гаять зур әһәмият биреп килә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аларның муниципалитетларга, шәһәр-районнарга өстәмә акча җәлеп итү мөмкинлекләре бирүен искәртеп, бу эшне көчәйтергә өндәде. Аның әйтүенчә, бер проектта катнашмаган муниципалитетлар да бар әле.

Партия проектлары республикада 2006 елдан бирле тормышка ашырыла. Башлыча алар кешеләрнең депутатларга мөрәҗәгатьләреннән, сайлаучылар наказларыннан чыгып эшләнгән. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу проектлар «Халык программасы» (сайлаучыларның 2,5 миллионнан артыгы тәкъдимен берләштергән) белән бергә «эшли».

Хәзерге вакытта Россиядә 24 федераль партия проекты гамәлгә ашырылып килә. Татарстан аларның барысында да катнаша. Соңгы вакытларда проектлар федераль башкарма хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә хәл ителә. Күбесенең иҗтимагый советлары рәисләре итеп федераль министрлар билгеләнгән. Проект эшчәнлегенә төбәкләр башлыклары, Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар җәлеп ителгән. Әйтик, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Шәһәр мохите» федераль партия проектының иҗтимагый советы рәисе булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, республикада да башкарма хакимият органнары белән шундый ук эш алып барылырга тиеш.

Проект эше кысасында якын араларда берничә чара үткәрү күздә тотыла. Мәсәлән, 27 апрельдә «Җиңү диктанты» узачак. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган халыкара тарихи диктант бу. Акция быел инде бишенче тапкыр үткәреләчәк. «Чиста ил» проекты кысасында, гадәттәгечә, өмәләр булачак.

Утырыш азагында Фәрит Мөхәммәтшин республикада партия проектларын тормышка ашыру мәсьәләләрен аерым контрольгә алырга кирәклегенә басым ясады.


Фикер өстәү