Сәгатьне янә җәйге вакытка күчерергә тәкъдим иткәннәр

“Россия коммунистлары” партиясе җәйге вакытка кире әйләнеп кайтуны тәкъдим икән. Оешма рәисе Сергей Малинкович тәкъдиме бу, дип яза “РИА Новости”. Тиешле хат Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга юлланган да инде.

Тәкъдим авторлары билгеләп үткәнчә, шул рәвешле Россия тагын бер тапкыр көнбатыш цивилизациягә каршы булуын күрсәтәчәк. Шул ук вакытта бу гамәлгә идеологик төсмер салырга кирәк.
“Җәйге вакытка кире кайтып, көнбатышка, безнең илдә мәңгелек яз хөкем сөрә, диячәкбез. Көнбатыш илләре үзләренең сәясәте һәм санкцияләре аркасында туңып ятсыннар әйдә”, – дип аңлаткан тәкъдимне Малинкович.
Беренче тапкыр җәйге вакытка 1917 елда күчкәннәр. Ә инде СССРда 1981 елның 1 апреленнән сәгать уклары җәйге вакытка күчерелде. Ләкин 2014 елдан Россиядә сәгатьне күчерми башладылар.


Фикер өстәү