Каен, өрәңге суын җыйганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

Каен суын быел март аенда ук җыя башладылар. Соңгы вакытта өрәңгенекен дә яратып эчүчеләр бар икән. Тик Америка өрәңгесенекен түгел. Агачка шешә элгәнче, тәртибен белергә кирәк. Каен суын алырга ярыймы? Без бу хакта белгечләрдән сораштык.

Актанышта яшәүче Венера Гомәрова быел каен суыннан авыз итеп караган инде. Дөресрәге, мәчеттә ифтар мәҗлесендә сыйлаганнар.

– Башка елны җыеп алып кайта идек. Былтыр җай чыкмады. Быел сезон башланды гына бит әле, барырга исәп. Мин бераз кайнатып алам да банкаларга ябып куям. Аны рәхәтләнеп җәй көне эчәбез, – ди Венера Гомәрова.  – Каен суын теләсә ничек алмыйбыз, әлбәттә. Агачны борау белән җайлап тишеп, су аккан урынга бөке каплап, бакча сумаласы (садовый вар) сылап куябыз. Вакыт үткәч, җөй ябыла.

Саба районында яшәүче Марат Әхмәтвәлиев тә ел саен каен суы җыеп калырга тырыша. Үзе әйтүенчә, җәрәхәтләмичә, рәтен белеп кенә кагыла агачка. Урманчылар, зур капчыкка куеп, суын хөкүмәткә тапшыра икән.

– Көнгә 3 литр да аккан чаклар булгалый. Кеше күп җыя хәзер. Халык каен суы эчәргә өйрәнде. Өрәңгенеке тәмлерәк, дусларның авыз иттергәне бар. Командировкадан кайткач, бераз җыярга кирәк булыр. Әфлисун салып, компот итеп  ябабыз, туңдыргычта да катырып куябыз, – ди  Марат.

Тукай районы урманчысы Валериан Чернов каен суын белмичә җыюны агачны үтерүгә тиңли.

–  Суын алгач, тишеген томалап куябыз, диләр. Каплауның да аермасы бар бит. Каен суын киселә торган кишәрлектән генә җыярга ярый. Теләсә ничек кереп, теләсә ничек ала торган әйбер түгел ул. Үзем кайчак җыйгалыйм, – ди Валериан Чернов.

Татарстан урман хуҗалыгы министрының элеккеге беренче урынбасары, Казан дәүләт аграр университеты галиме Харис Мусинның да фикерен сораштык.

– Җирле өрәңге суы (киртләч яфраклы) каенныкына караганда баллырак. Анализ ясаганым юк, анда микроэлементлар да бар, диләр. Өрәңге суны каенга караганда азрак бирә, – ди галим.

Харис Мусин белдергәнчә, өрәңге, каен суын бары белгечләр генә җыярга тиеш. Тик бүген белгәне дә, белмәгәне дә, агачны тишеп, урманга зыян сала.

– Урман хуҗалыгына шалтыратып: «Сездән кем дә булса,  каен суы җыярга рөхсәт алдымы?» – дип сорагыз әле, нәрсә диярләр икән? Бүген берәү дә  ризалык сорамый, – ди Харис Мусин. – Мин узган гасырның 80–90 нчы елларында шәһәр яны хуҗалыгында директор булып  эшләдем. Без елына 150–160 тонна каен суы җыя идек. Аны Арча, Биектау районнарындагы заводларда тапшырдык. Алар, өч литрлы банкаларга тутырып, кибеткә сатарга куя иде. Хәзер бу нәрсә юк инде. Бу сулар бик файдалы. Кайчанга кадәр җыярга ярый, дисезме? Табигать аның вакытын синең белән миннән сорап тормый, су килү туктагач.

Татарстан урман хуҗалыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров белдергәнчә, каен суын киселәсе урманда биш елдан да яшьрәк булмаган кишәрлекләрдән җыярга ярый.

– Киселергә тиеш булган каеннардан гына алырга рөхсәт ителә. Тик үзагачка зыян килмәскә тиеш. Башка очракларда, агачны тишеп, суын алган өчен  штраф каралган. Аның күләме физик затларга – 3–4 мең, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200–300 мең сумга кадәр, – дип  белдерде  Айрат Әхмәров.

Сәрия Мифтахова

Фото: vsegda-pomnim.com


Фикер өстәү