Тәкъдим авторы – “Россия коммунистлары”
“Россия коммунистлары” сәяси партиясе рәисе Сергей Малинкович 8 Март бәйрәмен Халыкара ватанпәрвәр-хатын-кыз көне итеп үзгәртергә тәкъдим иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
— Безнең яраткан бәйрәмбез. Аны һәрвакыт бәйрәм итәчәкбез. Тик бу бәйрәмнең социаль һәм гражданлык нигезен калкурак итеп күрсәтәсе бар, – дип билгеләп үткән ул.
Аның әйтүенчә, бәйрәм исеме үзгәртелгән очракта, Россиядәге гүзәл затларны гына түгел, бәлки Кытай, Куба, Вьетнамда яшәүчеләрне, шулай ук Европа һәм АКШның намуслы хатын-кызларын да котларга мөмкин булачак.
Безнең белешмә. СССРда 8 Мартны бәйрәм итү турында карар 1921 елда хатын-кызларның коммунистик конференциясендә кабул ителгән. Бүгенгә ул – бәйрәм генә түгел, ә ял көне дә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat