Казанда торак-коммуналь тармак вәкилләре диктант язды

Казанда Торак-коммуналь хуҗалык диктанты яздылар. Әлеге чарага Россия Федерациясенең башка төбәкләре дә кушылды.

Казанда диктант «ПрофСтандарт» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге базасында турыдан-туры катнашу форматында оештырылды. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстанда «Белемле кулланучы Мәктәбе» федераль проекты координаторы, ТКХ өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге башкарма директоры, Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов белдергәнчә, тармак хезмәткәрләре өчен оештырылган диктант беренче чиратта аларның белемнәренең актуальлеген тикшерерү максатыннан уздырыла: «Белемнәрне тикшерү турында белдергәндә, без, иң беренче чиратта, хезмәткәрләрнең квалификациясен бәяләүне күздә тотабыз. Нәтиҗәле эшләү, эшчәнлекнең клиентларга юнәлтелгән булуы өчен, актуаль законнарны өйрәнү, белем дәрәҗәсен күтәрү зарур».

ТКХ диктанты –14 февральдә старт алган партия акциясе. Диктант 14 апрельгә кадәр ТКХ мәктәбе сайтында онлайн режимда үткәреләчәк. Теләге булган һәркем диктант язуда катнаша һәм үз белемен бәяли ала. Ярты сәгать эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк. Диктантны уңышлы язу өчен 25 сорауга җавап бирү җитә.


Фикер өстәү