Татарстанда ил күләмендә оештырылган «Җиңүдиктанты»н яздылар

Республикада Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе узды. Татарстанлылар диктантны 216 урында язды.

«Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер»федераль проекты кысасында халыкара «Җиңүдиктанты» республикада бишенче тапкыр үткәрелде. Диктант – үз белемеңне сынап карау, сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә торган чараларның берсе.

Быел республикада диктант язу урыннарын арттырганнар. Әлеге акциягә Казандагы барлык югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү оешмалары, сәнәгать предприятиеләре, заводлар, китапханәләр һәм музейлар да кушылды. Бу чараның төп урыны саналган Татарстан Милли китапханәсендә «Җиңү диктанты»н йөздән артык кеше язды.

–  Төп катнашучылар –  безнең балалар. Акциянең максаты – дөрес җаваплар язуда гына түгел, ә балаларга Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат җиткерү. Бүгенге вазгыятьтә әлеге чараны аеруча актуаль дип саныйбыз. Диктантта катнашып, бүген безгә тыныч һәм тату яшәргә мөмкинлек биргән кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез, – диде Татарстаның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Казан федераль университетында «Җиңүдиктанты»н дүрт урында яздылар.

«Җиңү диктанты» бик мөһим чара булып тора. УлБөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәрнетикшерү өчен генә түгел, ә акциядәкатнашучыларны берләштерү өчен дә үткәрелә. Иминлегебез безнең никадәр бердәм булуыбызга, тарихи үткәнебезне хөрмәт итүебезгә һәмгеройларыбызның батырлыгы турындахәтерләвебезгә бәйле, диде КФУның Яшьләрсәясәте департаменты бүлек җитәкчесе Ольга Мысовская.

Катнашучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы тарихына бәйле 25 сорауга җавап бирде. Быел диктант биремнәре беренче тапкыр кытай, серб, испан, немец, француз һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.

Җиңүчеләрне, барлык сорауларга тиз һәм дөрес җавап бирүчеләрне Мәскәүдә узачак Җиңү парадына чакырачаклар.


Фикер өстәү