Татарстанда бишенче мәртәбә “Җиңү диктанты”н язачаклар

Быел Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясе 27 апрельдә узачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

– Бүгенге вазгыятьтә әлеге чараны аеруча актуаль дип саныйбыз. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары онытылырга тиеш түгел. 45 минутыбызны кызганмыйк, әлеге акциядә катнашып, әби-бабаларыбызның батырлыгын кабат хәетеребездә яңартыйк, – диде ул.

“Җиңү диктанты” республика буенча 216 мәйданчыкта узачак. Чара 27 апрельдә 10:00 сәгатьтә башланачак. Диктантны онлайн форматта да язарга мөмкин. Моның өчен “Җиңү диктанты”ның рәсми сайтына узарга гына кирәк.


Фикер өстәү