«Төньяк балкышы»н күзәткән авыл халкы: «Ахырзаман галәмәте түгелме икән бу?»

Күк йөзендәге серле матурлыкны төшереп алган фотолар социаль челтәрләр буйлап таралды. Чаллыда яшәүчеләр дә, Балтач, Кукмара районы халкы да матур-матур фотолар төшергән. Балтач районның Субаш, Куныр авылларында яшәүчеләр куркып та калган әле.

– Күк йөзе шундый матур булып торды. Башта ап-ак иде, аннан соң бөтен җир алсу төскә керде. Башта сөенеп тә куйдык. Аннан эчкә шом керде. Ахырзаман галәмәте түгелме икән бу? Инде бит дөнья бетүнең билгеләре күренә башлады, – ди Кунырда яшәүче Гөлназ Шакирҗанова.

Күп кеше бүген баш авыртуга зарлана икән. Янәсе, шушы күренешнең тәэсире бар, диләр.
Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУның Физика институты профессоры Юрий Нефедьев кичә төнлә Татарстанда күктә ни өчен төньяк балкыш барлыкка килүен аңлатты.

– Кояшта актив дүрт төрле матдә: факеллар, таплар, нурланыш һәм протуберанецлар бар. Нурланыш бер таптан чыгып икенче тапка кергәндә кояш кысылып, шартлау барлыкка килә. Шул ук вакытта шартлау кояш җиле дип аталучы космик нурлар сибелә, – ди профессор.– Корылган кисәкчекләрдән торган кояш җиле барлыкка килә. Зарарланган кисәкчәләр магнит линияләре буйлап хәрәкәтләнә башлыйлар, Җир полюслары өлкәсендә атмосферага керәләр һәм һаваны ионлаштыралар, төньяк һәм көньяк поляр балкышлар хасил итәләр. Һәм без нурлы һаваны күзәтәбез.


Фикер өстәү