Шәһәр тормышын авылныкына алыштыручылар: «Читтә бәхет тапмам»

Шәһәр шаушуын авыл тынлыгына, фатирны йортка, бакчага алыштырганнар. Авылдан рәхәтрәк урын тапмаган, туган җир туфрагында эшлеашлы булганнар, бәхет тапканнар бар һәм күп алар. Дәүләт ярдәм иткәнгә, кемдер кушканга түгел, йөрәк әйткәнне тыңлап, авылда калган яшьләрне барларга булдык без.

«Авыл йөрәктә»

Теләче районының Баландыш авылы егете Илсаф Тимербайев туган җирендә төпләнеп калуын, бәхет эше, ди. Кечкенәдән иҗат белән кызыксынган. Сәхнәне яраткан. Хәзер биредә клуб мөдире булып эшли.

– Әлбәттә, мәктәптә укыганда, һәр авыл баласы кебек үк, шәһәргә барып урнашырга теләдем. Шул чакта ук бәйгеләрдә катнашу өчен авылдан шәһәргә бару зур бәйрәм иде. Ә менә Казанга укырга кергәч, алай ук күңелле булмады. Таш каланың диварлары кыса башлады. Сүз дә юк, студент һәм тулай торак тормышым бик күңелле үтте. Ләкин авыл үзенә тартып торды, сагындырды.

Шәһәрдә торып, авылны мактыйбыз бит инде без. Илсафтан да авылның тарту көче турында сораштык.

– Авыл ул – иркенлек, рәхәтлек, күңел тынычлыгы. Аеруча хәзерге язгы-җәйге чорда искиткеч рәхәтлек тоям. Бер генә мисал. Җылы көннән соң кояш сүрелеп, офыкка таба юл тотканда, авыл өстенә салкын һава төшкән мәлдә күкрәк тутырып сулыш алганыгыз бармы икән сезнең? Киңәш итәм! Әйтеп бетергесез ләззәтле мизгел ул. Аннан да саф һәм чиста һаваны беркайда да табып булмыйдыр, – дип хискә бирелә әңгәмәдәшебез. – Менә шулай күзгә күренми, кул белән тотып булмый, ә бары тик күңел, йөрәк белән генә тоеп була торган ләззәте өчен яратам мин авылны! Кайвакытта хәтта «Ни өчен авылны сайладың?» дигән сорауга үзем дә җавап бирә алмый торам, чөнки сүз белән аңлата алмыйм. Ул – йөрәктә!

Илсаф кебек яшьләр авылда калсын өчен нишләргә соң? Бу сорауга җавапны, бәлки, әңгәмәдәшебез беләдер?

– Шәһәрдә бит ничек: укуга яки эшеңә барып, үз вазыйфаңны башкарып кайтасың да калган вакытны тулысынча үз иркеңдә үткәрәсең. Ә авылда башкачарак. Эштән кайткач та, әле ял итәсең дигән сүз түгел, чөнки өй тирәсендә ел әйләнәсе шөгыль җитәрлек. Хәтта мал-туар, тавык-чебеш асрамаган очракта да җыештыру, төзү һәм төзекләндерү эшләре бетми. Боларның барысы да көч, хезмәт, вакыт таләп итә. Үзеңә дигән вакыт аз кала. Яшьләрнең күбесе нәкъ менә шуңа да шәһәрне өстенрәк күрә инде. Ләкин бу – сәбәпләрнең берсе генә, – ди Илсаф. – Күпмедер дәрәҗәдә яшьләр авылдан үз теләге белән китми, ә китәргә мәҗбүр буладыр. Күпме генә сөйләнсә дә, авыл җирендә шәһәрдәге кебек мөмкинлекләр булмас инде ул. Әйе, өлкәннәрдән: «Авылда да шәһәрчә яшибез инде хәзер: газы, суы кергән, бөтен уңайлыклар да бар», – дигән сүзләр ишетелә. Берничә ел элек бу күренешләр зур яңалык кебек тоелгандыр, бәлки, ләкин хәзер түгел. Дәүләттән авыллар өчен төрле программалар, субсидияләр һәм башкасы турында күп һәм еш әйтелә. Әйе, алар бар һәм эшли, ләкин баш күтәрмичә эшләп ятып та булмый бит. Хәзерге вакытта авыл һәм район җиренә яшьләрне җәлеп итү өчен ял итү, күңел ачу урыннары җитми дип уйлыйм. Яшьлек бит ул – энергия ташып торган вакыт. Яшьләргә һәрвакыт нинди дә булса яңалык, кызык кирәк. Әйткәнемчә, монда бер яклы гына фикер йөртеп булмый. Күп нәрсә яшьләрнең үзләреннән дә тора. Эшләгән, оештыра белгән кешегә мөмкинлекләр бик күп. Белмим, бәлки бу замана чиредер инде: күпләр бит хәзер «алма, пеш, авызга төш» принцибы буенча көн күрә. Ягъни бөтен әйбер әзер булырга тиеш, ә аны булдыруда катнашасылары, хезмәт куясылары килми. Бу безнең өлкәдә дә еш күзәтелә. Берәр тәкъдим белән чыксаң, күпләр хуплап ала, ә шул тәкъдимне чынга ашыруда бик сирәкләре генә катнаша. Тырышкан кеше авылда да матур һәм яхшы тормыш алып бара, – дигән фикердә Баландыш егете.

Балтач патриоты

Динә Йосыпова турында шулай дип әйтергә була. Динәне – Балтачтан, Балтачны Динәдән башка күз алдына да китереп булмыйдыр. Журналист һөнәрен үзләштергән 23 яшьлек әңгәмәдәшебез хәзерге көндә Балтач гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта.

– Күңелем гел мәктәпкә тартылган икән, – ди Динә. – Безнең нәселебездә дә – күпчелек укытучы, тәрбияче. Әнием дә заманында Казан мәктәбендә балалар укыткан. Шуңа күрә бу һөнәргә килүем дә табигыйдыр. Узган елның март аенда мәктәпкә эшкә керү турында уйлый башладым. Моңа кадәр райондагы «Хезмәт» газетасында эшләдем. Укытучы дус-ишләрем белән кич сөйләшкәндә дә аларның һөнәренә кызыга идем. Шунысы да бар: башка мәктәптә укытасым килмәде. Күңелем нәкъ үзем белем алган мәктәпкә тартты!

Соңгы 20 елда Татарстан авылларыннан 102 меңләп  кеше киткән. Калага, нигездә, халыкның 18–58 яшьтәге хезмәткә яраклы кешеләре күченә.

Август аенда мәктәптә эш белешә Динә. «Кая яшеренеп яттың?» – дип, андагы хезмәткәрләр дә яратып шелтәли әле Динәне. Эш табалар яшь белгечкә. Хәер, моңа кадәр дә аны «әйдә, безгә кил, кайт» дип чакырган булалар. Сәгате җиткән, күрәсең. Журналист һөнәре буенча белем алганда рус теле һәм әдәбияты болай да кирәк бит. Шуңа да Балтач кызына квалификация узу җайлы була. «Балаларны бик тә яратам! Эшебездә иң мөһиме дә әнә шул. Ансыз булмый. 5, 6, 8 нче сыйныфларда укытам. Мин – укытучы апа!» – дип горурланып сөйли әңгәмәдәшебез.

Балтач яшьләргә бай, ди Динә. Мәктәптә дә яшь укытучы апа-абыйлар шактый. Гомумән, нинди генә өлкәне алма, яшьләр эшли, яшьләр сата, яшьләр нидер кора икән.

– Башка шәһәргә күченеп китү турында уйлаганым да юк. Мин гаиләмә, якыннарыма, туган ягыма бик бәйле. Егетем дә – кала малае түгел. Ул да Балтачны ярата, – ди Динә. – Балтачта миңа рәхәт. Районыбыз шәһәр шикелле. Бездә барысы да бар. Үземнең машинам бар, кирәк икән, Казанга бара алам, кыенлык юк. Шәһәрдә җайсыз. Мин тынычлык яратам. Шәһәрне исә тынгысыз тормышны үз итүчеләр сайлыйдыр. «Кайда тудың, шунда кирәксең», – диләр бит. Минем очракта да шулайдыр дип уйлыйм.

Мәдәният сагында

– Танышларым арасында авылдан чыгып китеп, шәһәрдә торучылар бик күп. Шәһәрдә хезмәт хакы югары, үсеш мөмкинлекләре күбрәк, диләр. Бу сүзләрдә өлешчә хаклык бар. Үземә исә Казанны Арчага алмаштыру кыен булмады, авыл кызы булуыма да бәйледер бу, – ди Арча Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Ләйлә Хәкимова. – Шәһәр шау-шуына караганда тынычлыкны кулайрак күрәм. Шәһәрдә тормыш тиз ритмда бара сыман, кешеләр бер-берсен күрми, каядыр ашыга. Арчадагы мохит, аның кешеләре миңа бик якын.

Ләйлә сүзләренчә, район-авылларда эшкә урнашу мәсьәләсе генә катлаулырак. Әйтик, ул белеме буенча – журналист. «Арчада белгечлек буенча эш таба алмадым. Шуңа хәзер сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкарам. Аннан, район-авылларда үз эшеңне башлау күпкә җиңелрәк. Без, мәсәлән, хуҗалыкта чабышкы атлар асрыйбыз», – диде ул.

Шәфкатьле Исламия

Кайбыч районындагы Олы Урсак авылы кызы Исламия Кәримовага ана сөте белән бергә туган ягына мәхәббәт тә күчкән диярсең. Бала чагыннан ук спорт белән дус булган, атта йөргән, шигърият сөйгән кыз Казанда медицина буенча белем алып, Олы Урсакка кайтып, эшкә урнашты. Бер генә минут та шәһәр хастаханәләрендә эшләп карамыйча!

– Медицина юлыннан китүемә дәү әнием сәбәпчедер. Дөрес, безнең гаиләдә шәфкать туташлары да, табиблар да юк. Дәү әнием дә – тирә-якта даны таралган пешекче. Ул миңа безнең авылда озак еллар фельдшер булып эшләгән Асия апа Әхмәтҗанованы гел үрнәк итеп куя иде. Асия апа безгә дә еш килгәли иде. Аңа барысы да рәхмәт әйтеп кала, дәү әнием миңа Асия апа үз иткән һөнәрнең нинди дәрәҗәле, җаваплы һәм мәрхәмәтле булуын сеңдерде, – ди Исламия.

Дәү әнисенең сүзләре кечкенә йөрәгенә таба юлны тиз тапкан, күрәсең. Юкса аның да әнисе Кадрия ханым кебек үк укытучы булырлыгы да бар иде бит! «Әни башкарган эшнең авырлыгы гомерлеккә күңелемдә калды. Белем бирүгә караганда дәвалауны күбрәк үз иттем», – ди Исламия.

Медицина көллиятендә укып, диплом алгач, үз теләге белән районга кайта үҗәт кыз. Район хастаханәсенә юл тота. Баш табибтан эш сорый. Тиз арада аны туган авылына фельдшер ярдәмчесе – шәфкать туташы итеп билгелиләр. Олы Урсакка гына түгел, Кече Урсак, Бушанча, Чүкри Алан кебек авылларга да хезмәт күрсәтә шәфкатьле һөнәр иясе. Бәхетен дә туган җирендә таба Исламия. Күптән түгел сөйгәне Илсур белән никах укытып, парлы тормыш юлын башлап җибәргәннәр әнә.

«Авылдан китмәдем дә»

Миңнур Шәмсетдинов – Питрәч районындагы Чыты авылыннан. Ул да – мәдәният сагындагы кеше. 18 ел шул өлкәдә. Авылда яши, гаилә корабыз дигәч, хатыны да авылга кайткан. Хәзер өч балалары бар.

– Авылдан китеп тормадым да мин, – ди ул. – Авылны нәрсә өчен якын итәмме? Мин, авыл өчен файдалы эш башкара алсам, кешеләрне сөендерә алсам иде, дим. Шәһәрдә ул эш беленми дә. Авылда күренә. 500 кеше яши икән, шул 500 кешегә файда китерерлек эш башкарырга була. Чишмә чистартырга, өмә оештырырга, мәсәлән. Үз туган авылыңны ярату – ватанпәрвәрлек. Аны сүз белән генә аңлатырлык түгел.

2020 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, шәһәрләрдә 3074048 татарстанлы яши, ә авылда 930761.

Авылда калмаучы яшьләрне аңлыйм, ди Миңнур. «Бөтен кеше дә авылда калып та бетә алмый. Эш тә юк инде. Яшь буынга акчалы да, җиңел дә эш кирәк бит. Авылга кеше олыгайгач тартыла. Мин исә яшьтән үк яраттым. Шәһәргә «крутой» булам дип китәләр инде. Эш – сәбәп кенә», – дигән фикердә Миңнур.

Авылны саклау өчен авылда калу кирәк дигән фикердә әңгәмәдәшебез. «Син калсаң, бер кеше кала. Өйләнсәң, кешеләр тагын арта. Балаларың да калып, төпләнеп калса, менә шул инде авылны саклау. Авылда үз эшеңне башлау да моңа йогынты ясый», – ди Миңнур.

Миңнур Шәмсетдинов берничә ел инде мөселманча балалар Сабан туен оештыра. Балаларга чын бәйрәм ясыйлар, шул рәвешле яшь буынга динне дә сеңдерәләр. Май азагы – июнь башында быел да үткәрергә ниятләп тора.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү