3 сентябрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында, Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында, Бөек Ватан сугышы темасына багышлап, “Җиңү диктанты” – Халыкара тарихи диктант язу акциясе узачак.
“Җиңү диктанты” – тарихи хәтергә “орыну”, үз көчеңне сынап карау, узган сугыш турында үзеңә ниндидер яңалыклар ачу мөмкинлеге бирә торган чараларның берсе.
Диктантта төбәк мәйданчыгында да, онлайн-форматта да катнашырга була. Интернетны сайлаучылар диктантпобеды.рф сайтына (https://диктантпобеды.рф/) кереп катнаша.
Диктант биремнәре 25 сораудан тора. Аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Акция (шул исәптән онлайн-форматта) 3 сентябрь көнне Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана.
Анда катнашу өчен теркәлергә кирәк. Моны диктантпобеды.рф рәсми сайтында (https://диктантпобеды.рф/) хәл итәргә мөмкин.
“Җанлы” катнашу өчен, диктантпобеды.рф рәсми сайтында теркәлеп, үзегезнең торак пункттагы уңайлы мәйданчыкны сайларга кирәк. Ә инде онлайн-режимда катнашу өчен, диктантпобеды.рф сайтында теркәлеп, тест узуга гариза тапшыру шарт. Моны 3 сентябрьдән алданрак яки шул ук көнне хәл итү кирәк.
Диктант язуда катнашучыларны теркәү 3 сентябрь 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.