Казанда “Җиңү диктанты”н яздылар

Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясе узды. Татарстанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган акциядә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

“Җиңү диктант”ы республикада өченче, Россия һәм чит илләр буенча дүртенче тапкыр оештырылды. 2019 елда диктантны 24 илдән 105 мең кеше язган булса, былтыр – 80 илдән 1,5 миллион кеше. Халыкара тарихи диктант Бөек Ватан сугышын өйрәнүгә һәм халыкның тарихи белемен үстерүгә юнәлтелгән. Катнашучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 биремне үтәде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый чараларга ихтыяҗ зур.

– “Җиңү диктанты”н уздыру илебезнең күркәм традициясенә әверелде. Кызганыч, сугыш еллары чорының тарихи чынбарлыгы, кан-үлем белән күзгә-күз очрашкан ветераннарыбызның гамәлләре онытыла бара. Бу диктант белән җиңү өчен гомерләрен биргән әти-бабаларыбызга, тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт күрсәтәбез. Шунысы сөендерә: катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Безнең өчен сан да, сыйфат та, бу коточкыч сугышта катнашкан ветераннарыбызның батырлыкларын искә төшергән кешеләрнең күңеленә үтеп керү дә мөһим. Без үз тарихыбызны белергә генә тиеш түгел, халкыбызга зур авырлыклар китергән сугыш вакыйгаларын истә тотарга, исән ветераннарыбызга һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтергә тиешбез. Бу диктантны язу – безнең бурычыбыз, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова быел республикада диктант язучылар саны 10 меңнән артык булачагын әйтте.

– Өченче ел диктантны үзәк мәйданчык булып торган Бөек Ватан сугышының музей-мемориалында үткәрәбез. Бу мәҗбүри түгел, ә йөрәк кушуы буенча башкарыла торган гамәл. Аеруча үсеп килүче буынга өметләр баглыйбыз. Дәһшәтле сугыш вакыйгаларын, аның кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән әби-бабаларыбызны онытмасыннар иде, — диде Габдрахманова.

Диктант нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак. Җиңүчеләрне, барлык сорауларга дөрес җавап бирүчеләрне Мәскәүдә уза торган Җиңү парадына чакырачаклар.

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү