Бульварны төзекләндерү проекты «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Риза Фәхретдин урамындагы бульварның төп концепциясе — җәяүлеләр өчен заманча күп функцияле имин территория булдыру.
Бульвар дизайны нигезендә — гарәп стилистикасы, язучы-мәгърифәтче-мөфти Риза Фәхретдин исеменә сылтама белән ясалган салмак формалар.
Бульвар шартлы рәвештә 4 төп зонага бүленгән:
— керү зонасы;
— балалар уен зонасы;
— Хәтер зонасы;
— спорт зонасы.