Татарстан Рәисе Менделеевскидагы төзекләндерелгән бульвар һәм лицейны карады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевскта Интернационалистлар җәяүлеләр бульвары буйлап йөрде.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина сөйләвенчә, Интернационалистлар бульвары — шәһәр халкы өчен И. Гассар исемендәге Мәдәният йортыннан алып йокы районнарына кадәр йөрү юлы. Бульвар җәяүлеләр өчен (автотранспорт Химиклар һәм Юбилей урамнары ягыннан килә).

Биредә төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу территорияне үстерүнең төп идеясе — уңайлы шәһәр киңлеген, мәгариф учреждениеләрен шәһәрнең торак өлеше белән бәйләүче төп маршрут булдыру.

Ике ел төзекләндерү вакытында бульварда япмалар алыштырыла, түбәләр урнаштырыла, ярминкә павильоны, күп санлы эскәмияләр һәм урналар урнаштырыла. Бульварны яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә.

Бульвар 3 нче химия-технология лицее янында урнашкан. Бу уку йортында капиталь ремонт тәмамланган (республика бюджеты һәм спонсорлык акчалары хисабына), һәм аны бүген Рөстәм Миңнеханов бәяләде. Лицей бинасында интерьер тулысынча яңартылган, уку кабинетлары модернизацияләнгән, биология, химия, физика, информатика, робототехника буенча профильле предмет кабинетлары җиһазландырылган. Янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү башкарылган.

Химия-технология лицее шәһәрдә әһәмиятлелеге буенча икенче уку йорты, биредә Менделеевскның барлык укучыларының 30%ы укый. Тикшерү барышында аңлатмаларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, уку йорты директоры Евгений Ямщиков биреп барды.

КНИТУ-КХТИ ректоры Юрий Казаков химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар өчен КНИТУ лицей-интернаты турында сөйләде.


Фикер өстәү