Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районына сәфәр кылды

Менделеевск районы хисап сессиясендә узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш парламент башлыгы капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган балалар сырхауханәсе һәм 3 нче урта мәктәптә булды.

Фәрит Мөхәммәтшинның эшлекле сәфәре республика үзәк хастаханәсенең балалар сырхауханәсе белән танышудан башланды. Сырхауханә республика программасы кысасында капиталь төзекләндерүдән соң ачылган. Парламент башлыгы табиблар белән аралашты. Алар сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар, яшь табибларга, аеруча бушлай җир кишәрлекләре белән ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Парламент рәисе Менделеевскиның 3 нче урта мәктәбендә «Аммоний» акционерлык җәмгыяте ярдәмендә өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән химия, биология һәм физика кабинетларын карады. Озакламый мәктәп базасында химик-технологик лицей ачу күздә тотыла. Район җитәкчесе Радмир Беляев әйтүенчә, Казан технологик фәнни-тикшеренү институты (КХТИ) белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла.

Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Менделеевның тууына 188 ел тулуга багышланган химия буенча муниципаль олимпиадада катнашучылар белән очрашты. Парламент башлыгы яшь химиклар белән әңгәмәсендә укучылар арасында олимпиада хәрәкәтенең бик мөһим булуын ассызыклады.

– Олимпиада – үз белемеңне күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек ул, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Менделеевскида сезнең үсеш өчен барлык шартлар тудырылган. Районның ике зур предприятиесе ярдәмендә химия лицее ачыла. Ул кадрлар әзерләүнең беренче баскычы булып торачак. Биредә педагоглар профориентация эше белән бик җитди шөгыльләнә. Мондый күренешне бик сирәк кенә очратырга мөмкин.

Менделеевск район советының чираттагы сессиясе Гассар исемендәге Мәдәният йортында узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев районның 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм быелга бурычлары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2021 елда Менделеевск районы социаль-икътисади үсеш рейтингында, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 9 урынга өскә күтәрелеп, унынчы урынга чыккан. Тулай җирле продукт күләме 21,7 миллиард сум тәшкил иткән. Район 33,1 миллиард сум күләмендә товар җитештереп озаткан. Бу – алдагы елдагыга караганда 58 процентка күбрәк.
Радмир Беляев эшмәкәрлекне үстерүне алга китешле социаль-икътисади үсеш территориясенең (ТОСЭР) төп үсеш ноктасы буларак атап үтте. Биредә хәзер 15 компания эшчәнлек алып бара. Предприятиеләрдә 340тан артыграк кеше хезмәт куя. Менделеевск ТОСЭРда, Россиядә беренчеләрдән булып, 400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт продукциясе җитештерү буенча автоматлаштырылган экоферма булдырылган.
Авыл хуҗалыгында 658 миллион сумлык продукция җитештерелгән (узган елдагыга карата – 86 процент). Продукция җитештерүнең кимүе, Радмир Беляев әйтүенчә, җәйнең коры килүенә бәйле.

Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка йомгак ясап, Менделеевск районының динамикалы төстә үсүен искәртте.
– Башкарма комитет җитәкчесе, үзенең чыгышында узган елдагы уңышларны телгә алып кына калмыйча, районның республика рейтингларында тоткан урынын көчәйтүгә һәм алга таба үсеш юлларын эзләүгә дә зур игътибар бирде, – диде ул. – Димәк, җитәкчелек эшчәнлек юнәлешен дөрес сайлаган. Менделеевск районы нык үсешле сәнәгатькә ия булып, үзенең авыл хуҗалыгы мөмкинлекләрен дә югалтмый. Соңгы вакытларда күп кенә күрсәткечләр сизелерлек яхшырган. Дөрес, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү берникадәр «аксый» әле. Әмма республика җитәкчелеге ярдәмендә Менделеевск бу мәсьәләне хәл итәр дип уйлыйм.

 


Фикер өстәү