Mastercard санкцияләр аркасында Россиянең берничә банкын системадан өзгән

Mastercard компаниясе, Россиягә каршы санкцияләр кертү турындагы күрсәтмәләргә таянып, Россиянең берничә банкын үз түләү системасыннан өзгән. Бу хакта компания җитәкчесе Майкл Мирбах белдерүендә әйтелде.

«Санкция карарларын кабул итү нәтиҗәсендә, без Mastercard түләү челтәрендә берничә финанс учреждениесен блокировкаладык. Без җайга салучы органнар белән якын көннәрдә эшләүне дәвам итәчәкбез», — дигән Mastercard башлыгы.


Фикер өстәү