Үзебезнекен үзебез ашасак, көчебез артырмы?

Соңгы көннәрдә вакыйгалар баш әйләнгеч тизлектә үзгәрә. Бездә хәлләр таудан чабып төшкән кебек инде, бу хакта сөйләшеп тә тормыйбыз. Көнбатышта да оптимизмга сәбәпләр юк. Италиянең элекке Премьер-министры: «Санкцияләрнең Россиягә каршы гына түгел, безгә каршы да кертелүен мин бензин колонкасы янына туктагач кына аңладым», – дип белдерде. Әйе, Көнбатышның Россиягә каршы башлаган махсус икътисад операциясе аларның үзләренә дә бик каты суга һәм алар моны яшермиләр. Байден, мәсәлән, Россия нефтен сатып алуга тыю керткәндә, үзләрендә бензин бәясенең күтәреләчәген аңлавын әйтте. Россиядә исә әлегә мотор ягулыгына бәяләр тотрыклы, алар да күтәрелсә, кушаяклап сикергән инфляцияне бөтенләй авызлыклап булмаячак…

Меңнәр һәм йөз меңнәр эшсез калып, иртәгесе көнгә сагаеп караган бу вакытта күңелдә сорау туа: «Нишләргә?» «Импортны алыштырырга, үзебезнең товарларны җитештерүгә күчәргә», – дигән тавышлар 2014 елдан кайтаваз булып яңгырый. Күрәбез, без әле 8 ел эчендә глобаль базарларга бәйлелектән аз гына да котыла алмаганбыз. Ә бит зур максатлар куелган иде. Һәрбер министрлыкта, һәрбер сәнәгать предприятиесендә импортны алыштыру планнары-программалары төзелгән, бихисап отчетлар язылган иде. Әмма…

Пессимистлар булмыйк, уңышлар да юк түгел ул үзе. Соңгы елларда Россия элекке ашлык сатып алучы илдән аны экспортлаучы лидерларның берсенә әверелде. Үткән ел чимал булмаган экспорт күләме рекордлы дәрәҗәгә ирешкән. Теләсәң, ирешелгәннәрне санарга була. Вәләкин… Вазгыятькә аек акыл белән карыйк: уңышларга чит илләр белән элемтәне өзеп түгел, үзара хезмәттәшлек итеп ирештек. Бу дөньядагы бер генә бренд та, дөнья базарын яулап алган бер генә компания дә үзе җитештергәннәр белән генә уңышка ирешә алмый. «Тойота» да, «Ниссан» да, «Фольксваген» да, башка бик күп җитештерүчеләр дә чит илләрдән алган комплектлаучы детальләрдән җыялар үз технологик продуктларын. Ни өчен шулай эшлиләр? Сорауга җавап итеп өй салу кебек гади генә мисалны сурәтләп күрсәтик әйдә.

Бары тик үземнеке генә булган өй салам дип хыялланыйк әйдә. Бар материаллар, бар нәрсәне үзем генә җитештерәм дип максат куйыйк. Иң башта безгә үзебезнеке булган җиргә төзелешкә яраклы агач утыртырга һәм аның өй салырлык яшькә җитүен йөз-йөз илле еллар тирәсе көтәргә туры киләчәк. Ул арада без кадак җитештерүне, цемент заводын көйли тора алабыз, кирпеч сугуны җайлыйбыз. Әмма кадак җитештерүгә күчкәнче, металл рудасы табып, мартен миче кабызырга туры киләчәк. Һәм без мең ел эчендә дә максатыбызга ирешмәячәкбез. Ниндидер бер технологик могҗизага юлыгып боларны оештыра алсак та, безнең өйнең бәясе триллион сумнарга төшәчәк. Бәяне киметү өчен, безгә кадакны, кирпечне, агач материалларын һәм башкаларны сатып алучыларны күпләп табарга кирәк булачак. Шуңа өстәп берничә йөз мең әзер өй дә сатарга туры килер. Шул очракта гына өйнең үзкыйммәтен киметеп булыр иде.

Хәзер бу мисалны Россия масштабына күчерик. Ниндидер бер үзебезнең детальләрдән генә торган яңа технологик продукт җитештерә башладык, ди. Тышкы базарларга чыга алмасак, ул гаҗәп дәрәҗәдә кыйммәт булачак. Глобаль капитализмның бердәнбер уңышлы ягы – товарны миллионлап җитештерү нәтиҗәсендә аның бәясен түбән тоту. Шуңа күрә барлык брендлар да комплектлаучы детальләрне читтән алып, яңа продукт тудырырга һәм аның белән дөньяны яулап алырга омтыла. Шуңа күрә Россия компанияләрен чит ил комплектлаучы детальләре һәм материаллары белән эшләүдә гаепләргә ярамый. Без хәтта ашлыкны да күп очракта чит ил тракторларына импорт чәчкечләр тагып чәчәбез һәм чит ил комбайннары белән җилгәрәбез… Шулай арзангарак чыга ул. Уңышка ирешергә теләсәк, безгә башка илләр белән котылгысыз рәвештә хезмәттәшлек итәргә туры киләчәк. Кытай, Һиндстан, Төркия кебек гигантлар әлегә безгә артлары белән борылмады. Зур потенциал бу. Әмма алар безне файдаланырга, үзләреннән бәйлелектә тотарга тырышачак. Башка базарларның ябык булуы аларга шундый мөмкинлек бирәчәк. Алар хәтта бездән чималны арзанга алып, Көнбатышка кыйммәткәрәк сатарга омтылачак. Төркия бүген үк Россия газын реэкспортлый, мәсәлән. Табыш ала. Бу хәлдән чыгу өчен Россиягә Көнбатыш белән сөйләшүләр өстәле янына утырырга туры киләчәк. Әлегә безгә санкция кертүчеләр чикләүләрне туктатырга каршы түгел. Нәрсә таләп итүләрен аңлыйсыздыр инде. Барлык конфликтлар да сөйләшүләр өстәле янында төгәлләнә. Менә шул өстәл янында никадәр тиз килешүгә ирешелсә, без үзебезнекен җитештерүгә шулкадәр тизрәк күчә алачакбыз. Океан артыннан Кытайга да басым ясыйлар хәзер, Россия белән элемтәләрне өзәргә өндиләр. Моңа юл куярга ярамый.

Кечкенә генә нәтиҗә ясыйк әле әйтелгәннәрдән: үзебезнекен җитештерә башлау өчен безгә чит илләр белән конфронтациягә керергә түгел, хезмәттәшлек итәргә кирәк.

Бу юлларның авторы кризисларда сакал агартты. Нинди генә кризислар кичмәдек без. 1998 елда доллар курсы өч-дүрт, хәтта биш тапкыр күтәрелде. 6 сумлык долларның 30 сумга йөргән мизгелләре булды, ахырдан шул ноктада ныгыды да инде ул. Әмма ул елда әле Россия дөнья базары белән буй һәм аркау җепләрен аралаштырып бетермәгән, иномаркаларда мафиозниклар гына йөри, смартфоннар бөтенләй юк иде. Совет чоры сәнәгате дә җимерелеп бетмәгән иде. Шул сәбәпле, сыйфатсызрак булса да, үз продукциябезне җитештерүне җайга салу кыен булмады. Примаков Хөкүмәте сәнәгатьне берникадәр җанландырып, массакүләм эшсезлектән котыла алды. Тагын бер мөһим як бар: беркем дә безгә каршы санкцияләр кертмәгән иде. Бик авыр еллар иде ул: кесә төпләре такыр, хезмәт хакларын алты айга-бер елга соңга калып бирәләр. Шулай да без аларны кичтек. Хәзер вазгыять бөтенләй башкача. Бик кирәкле беренче куллану товарлары белән үзебезне тәэмин итә алырбыз, әлбәттә. Бик кыйммәт булыр инде алары да.

Бу юлларның авторы якын көннәргә оптимистик фараз бирә алмый. Безнең барлык оптимизмыбыз бүгеннең иртәгесе көннән яхшырак булуын аңлауда гына. Март апрельгә караганда яхшырак, апрель — майга караганда. Бу хәлгә шатлану – Булгаковның Шариковы фәлсәфәсе инде ул. Әмма моны аңлау безгә авырлыкларны җиңелрәк кабул итәргә булыша ала. Никадәр генә катлаулы булмасын, бу вазгыятьтә романтика күрәм мин үзем. Тоннельнең теге башында яктылык бар, әмма безгә күренми генә. Глобаль капитализм дигән поезд зур тизлектә тоннельгә кереп бара, кергән саен караңгырак булачак. Тоннельнең уртасына җиткәнче шулай булачак. Менә шул «урта»да тупикка килеп терәлмәс өчен нык тырышырга туры киләчәк безгә. Шуны узсак, яктылык күрә башлаячакбыз.

Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 

 


Фикер өстәү