8 Март хөрмәтенә оештырылган бәйрәм табыны фаҗига белән тәмамланган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары 34 яшьлек иргә карата «кеше үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү фаразлары буенча, 8 мартта шикләнелүче 30 яшьлек танышын кунакка чакырган. Кәеф-сафа корып утырганда ир-атлар арасында низаг чыккан. Ярсыган хуҗа кунагының муенына һәм бөеренә кадаган. Зыян күрүчене хастаханәгә илткәннәр, аңа вакытында тиешле ярдәм күрсәтелгән.

Шикләнелүче күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Аны сак астына алганнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү