Дәүләт Думасында кайбер товар бәяләрен җайга салырга җыеналар

Думада кайбер товарлар һәм хезмәтләр хакының дәүләт тарафыннан җайга салынуын күздә тоткан төзәтмәләр әзерләгәннәр. Әлеге тәкъдимне Думаның профильле комитетлары керткән. Алар законга бу җәһәттән тиешле төзәтмәләр кертергә әзер. Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Александр Хинштейн шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, азык-төлек, балалар товарлары, төзелеш материаллары, авыл хуҗалыгы ашламалары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм аларга запас частьләр, көнкүреш химиясе, зоотоварлар, дарулар һәм медицина кирәк-яраклары бәяләренә кагылырга мөмкин бу. Хинштейн сүзләренә караганда, товарларның тәгаен генә исемлеген Хөкүмәт булдырачак.

Депутат шулай ук коронавирус пандемиясе тәҗрибәсен дә исәпкә алырга тәкъдим иткән (дарулар һәм медицина кирәк-яраклары хакын билгеле бер дәрәҗәдә саклап тоту тәҗрибәсен).
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Хөкүмәте кибетләрдә товарларның барлык төрләре бәясен атна саен күзәтеп торуга күчте. Моңа кадәр бу эш аена бер тапкыр гына башкарыла иде.


Фикер өстәү