Коронавирус таралган чорда беренче чиратта кирәкле товарлар исемлеге билгеле булды

Россия Хөкүмәте беренче чиратта кирәкле азык-төлек булмаган товарларның яңа исемлеген раслады. Исемлек Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

Яңа исемлектән электр җиһазлары, кабельле продукция, көнкүреш приборлары, компьютер, электрон һәм оптика җиһазлары, автозапчастьләр, төзелеш һәм бизәү материаллары, инструментлар, бакча инвентаре, янгыннарны кисәтү һәм янгын сүндерү өчен товарлар, җирләү кирәк-яраклары, тәмәке продукциясе, басма массакүләм мәгълүмат чаралары, күзлек һәм линзалар, шулай ук товарны төрү, этикеткалар, бәяләр һәм касса тасмалары төшереп калдырылган.

Беренче чиратта кирәкле товарларның яңартылган исемлегендә түбәндәгеләр бар:

санитар-гигиена битлеге;

куллар өчен антисептик;

дымлы салфеткалар;

коры салфеткалар;

сабын;

хуҗалык сабыны;

теш пастасы;

теш щеткасы;

бәдрәф кәгазе;

гигиена прокладкасы;

кер юу порошогы;

подгузниклар;

шырпы;

шәм;

яңа туган сабый өчен пеленка;

балалар өчен шампунь;

балалар өчен крем;

ашату өчен шешә;

имезлек (соска);

бензин;

дизель ягулыгы;

сыекландырылган табигый газ;

зоотоварлар (шул исәптән терлек азыгы һәм ветеринария препаратлары).

Төбәк хакимиятләре, субъекттагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, әлеге исемлеккә үзгәрешләр кертергә хокуклы.


Фикер өстәү