Искесе дә ярый: тотылган көнкүреш техникасы алучылар саны арткан

Соңгы арада ил халкы күпләп тотылган көнкүреш техникасы сатып ала башлаган. «РИА Новости» агентлыгы иң популяр бушлай белдерү сайтларын анализлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән. Март аенда тотылган көнкүреш техникасына сорау 16–35 процентка арткан. Сәбәбе барыбызга да билгеле. Бар нәрсәгә бәя котырып үскән көннәрдә көнкүреш техникасы да ике-өч мәртәбә кыйммәтләнде. Өстәвенә соңгы арада күпләр кибет киштәсендә кирәкле техниканы табып булмый, дип зарлана.

Көнкүреш техникасына бәяләр ел башында кыйммәтләнә башлаган иде инде. Ник дигәндә, күпләр, акча алышыначак икән дигән имеш-мимешләргә ышанып, шул рәвешле җыелган акчасын саклап калырга тырышты. AliExpress порталы хезмәткәрләре белдерүенчә, гыйнвар аенда кайбер төр техникага сорау, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 4–5 тапкыр арткан. Аерым алганда агымдагы елның беренче аенда эре көнкүреш техникасы – 3,4 тапкыр, вак техника – 1,4 тапкыр, смартфоннар 1,6 тапкыр күбрәк сатылган.

Соңгы арада килеп туган вазгыять хәлне тагын да катлауландырды. Россиягә каршы кертелгән чикләүләр аркасында электрон һәм көнкүреш җиһазлары җитештерүче LG, Samsung, Dell, Sharp, Apple, Nokia кебек эре оешмалар безнең илдә эшчәнлеген туктатты. 1 марттан Россиядә Apple техникасының да сатылмаячагы билгеле булды. Бу исә көнкүреш техникасына, смартфоннарга бәяләрне бермә-бер арттырды. Әйтик, соңгы бер ай эчендә кибетләрдә электрон җиһазлар 13 процентка, телефоннар 10 процентка кыйммәтләнгән. Өстәвенә бүген кибет киштәләрендә кайбер төр көнкүреш техникасына кытлык та күзәтелә.

«Юла» һәм «ВКонтакте» челтәрендәге белдерүләр сервисы мәгълүматларына караганда, 1–21 март аралыгында биредә смартфон һәм көнкүреш техникасына ихтыяҗ, февраль аеның шул ук чоры белән чагыштырганда, 35 процентка арткан. Бүген халык биредә күбрәк тотылган телефон яки планшет (51 процент) сатып ала икән. Көнкүреш техникасы (20 процент) белән компьютерны (12 процент) кулдан гына сатып алырга теләүчеләр дә шактый.

Бушлай белдерүләр сайтында күрсәтелгән бер номер буенча без дә элемтәгә чыктык. Чаллыда яшәүче Артем исемле егет 20 мең сумга кадәр ноутбук алырга тели. «Эш өчен кирәк. Ватылган ноутбугымның яңасы кибетләрдә 36 мең сум тора. Шуңа кулдан гына алып торырга булдым», – ди ул. Иттарткыч сатып алу турындагы игълан буенча шалтыраткач, телефонны алган ир-ат фәлән маркадагы иттарткычны бер детале өчен генә сатып алырга теләвен әйтте.

Белгечләр тотылган көнкүреш кирәк-ярагы сатып алучылар саны арту белән мошенниклык очраклары да күбәячәк дип фаразлый. Бушлай белдерүләр сайты аша әйбер сатып алучыларга бу куркыныч аеруча яный. IТ-куркынычсызлык буенча белгеч Максим Ибатуллин, кырыгалдарлар тозагына эләкмәс өчен, инде барыбыз да ятлап диярлек өлгергән гади генә кагыйдәләрне истә тотарга өнди. «Кулдан әйбер сатып алганда, товар бәясенең бер өлешен алдан түләп куюны сорасалар, ризалашмагыз. Кешене еш кына әнә шул рәвешле төп башына утырталар да инде. Чит-ят номердан килгән шикле ссылкалар буенча кереп карап та акчагыздан колак кагарга мөмкин. Үзегез турындагы шәхси мәгълүматны, банк картасының арткы ягындагы өч санны (CVV/CVC-код), смс-хәбәрдә килгән кодны беркемгә дә әйтмәгез», – ди белгеч.

Кесә ягы такырайган көннәрдә, күп кенә кибетләрдә көнкүреш техникасын кредитка яки өлешләп түләү шарты белән алып булмавы да ачыкланды. Юкса, күп әйберне кредитка, рассрочкага алырга гадәтләнгән идек инде. Хәзер аларына да өмет юк. Бу хәбәрне «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән «DNS», «М.Видео» кибетләрендә дә расладылар.

Аналитик Эльдар Мортазин фикеренчә, кредит белән рассрочка дигәнең көнкүреш техникасы сатучы кибетләргә тиз генә әйләнеп кайтмас әле. Моның өчен берничә ел ук таләп ителергә мөмкин дип фаразлый ул. «Рассрочканы икенче төрле яшерен ташлама дип тә әйтеп була. Әмма хәзерге вазгыятьтә андый ташлама ясау отышлы түгел. Бу көнкүреш техникасына бәя артуга китерәчәк. Күмәртәләп сату өчен кредит та отышлы түгел. Ник дигәндә, банктан акча тоткарлык белән килә. Сумның торыксызлыгы аркасында, тиешле акча килеп җиткәндә, кеше алырга җыенган техниканың бәясе тагын да арткан булырга мөмкин. Кредит, рассрочка алу мөмкинлеге яңартылган очракта, болай да кыйммәт техниканы ике санлы процент ставкасы белән бурычка алучы булмаячак, билгеле», – ди белгеч.

 

Көнкүреш техникасын кулдан сатып алырга җыенган кешегә киңәшләр: 

– Иске җиһаз сатып алудан мәгънә юк. Әйтик, кер юу машинасы беренче тапкыр ватылганчы, кагыйдә буларак, 3–5 ел эшли. Суыткыч исә 8–10 елдан ватыла. Шуңа күрә 6–7 еллык кер юу машинасы сатылу турында белдерүне читләтеп үтүең хәерле.

– Тотылган җиһазларны комиссион кибетләрдә дә сатып алырга мөмкин. Әмма ул анда бераз кыйммәтрәк тора. Ләкин бушлай белдерү сайтлары аша әйбер сатып алу белән чагыштырганда, монда сез үзегезгә кирәкле әйберне тотып, тикшереп карый аласыз.

– Кибетләрдәге тотылган көнкүреш техникасы бүлекләрендә дә шактый акчаны янга калдырырга мөмкин. Билгеле булганча, биредә күчергәндә, төшергәндә кителгән, яньчелгән техника сатыла. Алар, зыянның зурлыгына карап, 5–30 процентка арзанрак тора. Шул рәвешле биредә сату бәясеннән өч тапкыр арзанрак хакка бераз яньчелгән, әмма өр-яңа суыткыч алып була.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү