Россиядә яңа һөнәргә бушлай өйрәтү программасы башланды

Россиядә яңа һөнәргә бушлай өйрәтү программасы башланды. Эштән җибәрелү куркынычы янаган кешеләр анда катнашуга заявка тапшыра ала.

Хәзер пенсия алды яшендәгеләр, 50 яшьтән өлкәнрәкләр, бала карау ялындагы аналар, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлары булган эшсез хатын-кызлар бушлай курсларга язылырга мөмкин. Илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, барлыгы 23 меңнән артыграк мәгариф программасы булдырылган. Һәр төбәк, үзенең хезмәт базары ихтыяҗыннан чыгып, теге яки бу программаны сайлап ала.

Яңа һөнәргә өйрәтүгә заявкалар «Работа в России» порталында кабул ителә. Программа «Демография илкүләм проекты» кысасында гамәлгә ашырыла. Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков билгеләп үткәнчә, узган елда яңа һөнәргә өйрәтелүчеләрнең 75 проценты эшкә урнашкан. Быел 345 меңгә якын кеше яңа белемнәр үзләштерәчәк.

 

 

 

 


Фикер өстәү