«Демография» илкүләм проекты буенча 1,2 меңгә якын кеше бушлай өстәмә белем алган

Соңгы ике елда «Демография» илкүләм проекты буенча 1,2 меңгә якын кеше Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Казандагы филиалында бушлай өстәмә белем алган. РАНХиГС филиалы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, 900дән артыграк кеше шунда үзләштергән белгечлеге буенча эшкә урнашкан инде.

Программалар өстәмә белем алу, шулай ук белгечләрнең квалификациясен күтәрү өчен билгеләнгән. Илкүләм проект буенча эшсезләр, бала карау ялындагы хатын-кызлар, 7 яшькә кадәрге балалары булган эшләмәүче аналар, 50 яшьтән өлкәнрәкләр, югары яки урта махсус белеме булмаган 35 яшькә кадәргеләр, шулай ук эштән җибәрелү куркынычы янаган кешеләр белем алырга мөмкин.

Быел республика хезмәт базары ихтыяҗларыннан чыгып төзелгән 16 программа буенча 400дән артыграк кешене укыту күздә тотыла. Барыннан да элек «1С-бухгалтерия программасы», «Смета эше», «Мәгълүмат иминлеге нигезләре. Персональ мәгълүматларны саклау», «Логистика», «Кадастр эшчәнлегендә заманча геодезия технологияләре», «Гид-экскурсовод», «Визажист» кебек һөнәрләрне үзләштерүгә ихтыяҗ зур.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә илкүләм проектлар Президент Владимир Путин кушуы буенча 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.


Фикер өстәү