50 яшьтән өлкәнрәкләрне, эшсезләрне һәм яшь әниләрне яңа һөнәрләргә бушлай өйрәтәчәкләр

Барлыгы 138 меңнән артыграк кеше яңа һөнәр үзләштерә алачак.

Казанда яшәүчеләр “Демография” илкүләм проекты буенча яңа һөнәргә бушлай өйрәнү өчен гариза тапшырырга мөмкин. Проект 4,7 меңләп мәгариф программасын үз эченә ала, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Тәгаенләп әйтсәк, 50 яшьтән өлкәнрәкләр, 3 яшькә кадәрге баласын караучы хатын-кызлар, сабыйлары балалар бакчасына йөрүче эшсез аналар, гомумән, эшсезләр, шулай ук эш эзләүче 35 яшькә кадәрге егет-кызлар яңа һөнәр үзләштерүгә язылырга мөмкин.

Барлыгы 138 мең кеше өчен шундый мөмкинлек ачыла.
Һөнәр юнәлешләре исемлеге белән “Работа России” порталында гариза тутырганда танышырга мөмкин.


Фикер өстәү