Тикшермичә – түләмәгез! Мошенниклар алдауның тагын бер ысулын уйлап тапканнар

Мошенниклар алдауның нинди генә төрен уйлап тапмый. Инде бу юлы күрсәтелмәгән газ хезмәте өчен акча җыя башлаганнар. Күптән түгел почта әрҗәсеннән бер язу килеп чыкты. Газ җиһазына хезмәт күрсәткән өчен түләү кәгазе җибәргәннәр.

Гадәттә мондый квитанция ел ахырында килә торган иде. Бу юлы ул иртәләгән һәм артык кыйммәт. Кулга алуга ук күңелгә шик керде. Квитанциядә акчаны кая күчерәсен һәм кайсы оешма икәнлеге дә төгәл язылган. “ГАЗ СФЕРА” дигән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән килгән икән бу түләү. Әле күптән түгел генә үзебезгә хезмәт күрсәткән газ оешмасы сукмагын таптагач, бу язуга исем китмәде. Әмма мондый түләү бер безгә генә килмәгән. Түләү бәясе бөтен кешенеке бертөсле – 890 сум. Хезмәттәшләрем дә шундый квитанция алган, редакциягә дә бу дөрес әйберме дип шалтыратып сораган газета укучылар булды.
Менә шуннан соң үзебезчә тикшерә башладык. Квитанциядә күрсәтелгән телефон номеры ике тапкыр чакыра да, өзелеп китә. Күрсәтелгән адрес буенча барып кайту да нәтиҗәсез булды. Инде нишләргә дигәндә, кире теге квитанциянең вак хәрефләр белән язылган өлешен укып карыйсы иттем. Баксаң, анда бик аңлаешлы итеп язылган. Әгәр безнең оешма белән килешү төзелмәгән булсагыз, бернинди акча да түләргә кирәкми, диелгән.

Бу хакта «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә белмиләр. Оешманың баш инженер урынбасары Алмаз Ханнанов, бу мошенниклар моннан ике ел элек тә кешеләрне алдап йөргән иде, ди.

– Ул чакта халыктан зарлар күп килде. Алар тиешле органнарга хәбәр иткәч, бу оешма юкка чыгып торган иде. Бүген бар, иртәгә юк инде андыйлар. Без бу оешма белән бернинди килешү дә төземәдек. Алар хакында бөтенләй белмибез. Шуңа күрә кешеләр алданмасыннар иде. Шикләнгән очракта, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк, – ди ул. – Мошенниклар кешенең башын төрле яктан әйләндерә. Техник хезмәт күрсәтәбез дип тә килеп керәләр, алдап чыгып китүчеләре дә бар. Безгә елап килүчеләр дә бар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү