Марат Кәбиров: «Бер дустым мине мәҗүсилектә гаепли»

Күп нәрсәләрне бер генә сүз белән дә аңлатып була бугай инде ул. Күңелеңдә канәгатьлек бар икән, “Аллага шөкер!” – дип әйтәсең. Мин дә әйтәм инде. Иртән шулай дип уянам. Йокы әйбәт булды. Хәзер инде бераз оеп укмашкан аяк-кулларны хәрәкәтләндереп алырга да йөреп китәргә кирәк.

Ихатага, бакчага чыгарга. Анда чыксаң чүп үләннәре калкынып утыра, шуларны алып ыргытасың. Берәү, икәү, өчәү…  Чүгәлисең торып басасың, үзе бер гимнастика шикелле. һәм шул чүп үләннәренә… юк, аларга түгел инде, түтәлләрдә миллиметрлап кына күтәрелгән кыяр-помидорларның балкып калуына ияреп бүгенге көн буйлап атлап китәсең. Чүптән азат иткәч, беркадәр сокланып карап торасың әле. Матур булып кала. Үзеңне Европаны фашизмнан азат иткән совет солдаты кебек тоясың. Рәхәт. Аллага шөкер!

Арырак атласаң җиләкләр кызырып утыра. Быел гына утыртылган булса да җимешләнгәннәр. Иң матур, иң яраткан кызларның иренен хәтерләтеп, үзләренә чакырып торалар. Алып кабасың. Әлегә бик үк өлгереп җитмәсәләр дә шулхәтлем тәмле алар. Өлгереп җитмәгән нәрсәләрнең дә үз тәме була. Һәм күңелеңне чиксез бер ләззәт биләп ала. Аллага шөкер.

Белмим, бу юләрлек миндә генә микән ул, әллә башкаларда да бар микән… “Аллага шөкер!” – дип әйтү генә аз сыман булып тоела. Һәм мин күңелемнән кабатларга мәҗбүр булам: “Рәхмәт сезгә, җиләкләрем!” Әнә тегендәрәк борыч түтәлендә куе сары чәчәкләр күренә. Күңел шатлык белән тула. Рәхмәт аларга да. “Рәхмәт сиңа, җирем!” – дип тә әйтәм.

Кайчагында мин үземне оҗмахта яшәгән кебек тоям. Кайда гына барсам да, нәрсә генә эшләсәм дә юлларым уңып тора. Пинлек бәйләргә дип урманга барам икән, кешеләр талап киткән агачларны әйләнеп йөрим-йөрим дә әйбәт урынга килеп юлыгам. Каеннарны бик нык чишендермәскә тырышып кына кирәкле ботакларны кисеп алам. “Рәхмәт сиңа, каен! – дим аның иелгән башын ычкындырганда, – Гаепләмә, кичер инде мине. Бик кимсетергә тырышмадым да бит. Рәхмәт сиңа. Үс син матур булып.”

Балыкка барсам чиртеп кенә тора. Кайвакытта тәмәке кабызырлык та чут булмый. Мин һәр балыкны Ходайның бүләге кебек каршы алам. Сөбханалла! Рәхмәт сиңа, балык! Елгада кармак салып утыру гына да минем өчен зур ял, олы шатлык. Ә син мине икеләтә бәхетле иттең! Рәхмәт! Менә шушы рәхмәт хисе күңелгә канәгатьлек бирә. Үземне әллә нинди тылсым иясе итеп тоярга мәҗбүр итә. Балыклар белән, гомумән, бөтен су асты дөньясы белән бәйләнешем бардыр шикелле тоела. Һәм мин кайтып китәр алдыннан үзем белән алып килгән бодайны, яки башка нигъмәтләрне суга сибәм дә елгага рәхмәт яудырам. Аның ярындагы талларга, талларда моң сибеп утырган кошларга. И, бер карасаң, шул кошлар тавышын тыңлап утыру өчен генә дә әллә ниләр бирерлек бар бит.

Дөнья бит ул матурлыктан тора. Игелектән тора. Ходай безгә бу дөньяда әллә нәрсәләр биргән бит ул. Шуларны күрә генә белергә кирәктер кебек. Тоя белергә. Сөенә белергә. Рәхмәт әйтергә. Кычкырып әйтү мөһим түгел инде, күңелеңнән әйтү кирәк. Күңелендә рәхмәт хисе тирбәлгән кешедән дә бәхетлерәк зат була алмый. Рәхмәт хисе сине канатлы итә. Бөек итә. Үзеңне Ходайның кечкенә бер кисәкчәсе сыман тою мөмкинлеге бирә. Кечкенә, бик кечкенә. Ә монда зурлык мөһим түгел.

Ә бер дустым мине мәҗүсилектә гаепли… “Элек кенә ул агачларга, елга-күлләргә, яңгырларга рәхмәт яудырганнар. Мәҗүсиләр генә шулай иткән. Ә мөселман кешесенә аллага шөкер итү дә җитә,” – ди. Бәлки, ул хаклыдыр. Шөкер итәм, әлбәттә. Тик минем үземне бәхетле иткән һәр затка, һәр әйбергә, һәр мизгелгә аерым-аерым рәхмәт әйтәсем килә. Рәхмәт хисе белән сугарылгач, алар тагы да яктырыбрак, матурланыбрак китәр шикелле тоела. Үземә рәхмәт әйтсәләр дә рәхәт була бит инде. Аларга да рәхәтрәк булыр кебек.

Рәхмәт сезгә!.. Һәрберегезгә!..

Җаннарыгызга яктылык яусын!

Марат Кәбиров

 


Фикер өстәү