Телефон аша алдауның яңа ысулын уйлап тапканнар

Биредә сүз кешенең үз счетлары арасында акча күчерү турында бара.
Телефон аферистлары кешеләрне алдауның яңа ысулын уйлап тапкан. Бу юлы ул шул бер үк кешенең бер счетыннан икенчесенә акча күчерүгә бәйле “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә “Финмир” маркетплейсы белгече Роман Эткинд шул хакта сөйләп үткән.

Аферистларның алдау ысулы болайрак. Мошенниклар телефонга электрон почта яки смс-хәбәр аша вируслы программа урнаштырта. Аларга мобиль банк кушымтасыннан мәгълүматлар килеп тору өчен кирәк бу. Шуннан соң мошенниклар акчаны башка банктагы үз счетларына күчереп куйгач, банк яки полиция хезмәткәре буларак шалтыратып, янәсе, акчагызны коткарырга кирәк, дип хәбәр итә. Яисә клиентны, имештер, башка банкта отышлырак депозит пәйда булган дип, акчаны шунда салырга күндерә. Клиент акчаны күчергәч, ул мошенниклар счетына килеп төшә.

Шуңа күрә белгеч, мошенниклар корбанына әйләнмәс өчен, таныш булмаган номердан шалтыратканда телефонны алмаска, шулай ук почта аша яки смс аша килүче сылтамаларга күчмәскә киңәш итә.


Фикер өстәү