Мошенник Казанда яшәүче 23 яшьлек кызның телефоны белән читтән идарә итеп, аның исеменә кредитлар алган

Узган атнада 23 яшьлек кызга бер ир-ат шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре буларак таныштырган. Ул кызның шушы арада, янәсе, башка илгә акча күчергәнлеге турында әйткән.

Шуннан соң, имештер, кыз белән банк хезмәткәре сөйләшүен дәвам иткән. Ул мәгълүматларның читкә “агуын” һәм хәзер акчасын имин счетка күчереп кую өчен, берничә “фейк кредит” рәсмиләштеререргә тиешлеген әйткән.

Аферист шулай ук, шалтыратучы кызның телефоны белән читтән идарә итә алсын өчен, аңа берничә кушымта урнаштыруны сораган. Кыз, банкның ялган хезмәткәренең барлык әмерләрен үтәгәч, телефоны экранында банк кушымталары ачылуын күргән: мошенник аның исеменә кредитлар рәсмиләштереп, аларны ниндидер счетларга күчергән.

Икенче көнне иртән кызга янә шул аферист шалтыратып, кызга берничә кредит алырга һәм аларны үзе әйткән счетларга күчерергә кирәклеген әйткән. Шулай итеп, кыз тагын ике кредит алып, шуларны мошенникларга күчереп куйган.

Ахырда үзенең мошенниклар корбанына әйләнүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Кыз аферистларга барлыгы ярты миллионнан артыграк акча күчергән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү