Татарстанда бер ир машинасын залогка салып, мошенникларга 1,2 миллион кредит алып биргән

Алдагы көнне Чаллы полициясенә 50 яшьлек ике ир-ат мөрәҗәгать иткән. Алар икесе дә бер үк бәлагә юлыккан: телефон аферистларына барлыгы 3 миллион сум чамасы акча күчергән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Җирле предприятиедә оператор булып эшләүче ир-ат сөйләгәнчә, мессенджерына кемдер шалтыратып, биржада әйбәт кенә акча эшләү ысулын тәкъдим иткән. Тегесе ризалашып, “консультант” кушканча, телефонына кушымта урнаштырган, шәхси кабинет булдырган. Шундук 50 мең сум күләмендә беренче взносны керткән. Озак та үтми, телефонында башта – 5 мең, аннан соң – 7 мең сум күләмендә табыш керүе турында хәбәр килеп төшкән. Шуннан бу, күңеле үсеп, 1,2 миллион сумга кредит алган да күрсәтелгән счетка күчереп куйган. Инде табышны банк картасына күчерергә уйлагач, “консультант” моның өчен тагын 500 мең сум кертүне сораган. Ир-ат машинасын залогка салган. “Консультант” шулчак: “Кредит тарихыгыз начар!” – дип белдергән дә юк булган…
Икенчесен “банк хезмәткәре”, имештер, акчагызны хакерлардан саклап калырга кирәк, дип борчуга салган. Ир-ат, ул-бу булмагае дип, акчасын шундук “запас” счетка салып куярга булган. Эшне тизрәк тоту өчен өенә такси чакыртканнар хәтта моның. Банкка баргач, 1,6 миллион сумын алган да банкомат аша күрсәтелгән счетка күчереп тә куйган. Шуннан, акчасының “барып җитүен” белешү өчен, телефон аша шалтырата башлаган. Ләкин инде җавап бирүче булмаган….
Әлеге очраклар буенча “Мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эшләре кузгатылган. Шалтыратучыларның телефон номерларының Санкт-Петербургта теркәлгәнлеге ачыклаган.


Фикер өстәү