53 яшьлек ана тиктомалдан улының гомерен өзгән

Башкортстан тикшерүчеләре Нефтекамск шәһәрендә яшәүче 53 яшьлек хатын-кызга карата “үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстандагы идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, әлеге хатын-кыз 7 декабрьдә өендә аш бүлмәсеннән пычак алып чыгып, тиктомалдан 26 яшьлек улының корсагына кадаган. Бу вакытта егет үз бүлмәсендә диванда ял иткән. Фатирдан чыгып качмакчы булып, ярдәм сорап, кычкыра башлагач, әнисе тагын бер тапкыр пычак белән кадаган. Егет һәлак булган.

Вәхши ана үз гаебен таныган. Аның белән тикшерү гамәлләре үткәрелгән, гаепләү белдерелгән. Тикшерүчеләр ананың улын үтерүе буена дәлилләр җыюны дәвам итә. Гаепләнүчегә карата, үз акылындамы-түгелме икәнен белү өчен, хастаханәдә суд экспертизасы үткәрелә.


Фикер өстәү