Өч тәүлек азапланган: бер хатын-кызны 41 яшьлек ахирәте кыйнап үтергән

Коми республикасының Жешарт бстәсендә яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз ахирәтен үтергән өчен суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “proГород” Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Эш материалларыннан күренгәнчә, фаҗига 2023 елның сентябрендә булган. Лермонтов урамындагы йортта урнашкан фатирда ике ахирәт кәеф-сафа корып утырган. Матур гына утырган бер мәлдә болар арасында тавыш купкан. Хатын-кызның берсе, бик нык гайрәтләнеп китеп, икенчесенең күкрәк читлеген йодрыклары белән төя башлаган.
Зыян күргән хатын-кыз табибларга күренмәгән. Өч тәүлек азапланганнан соң, җәрәхәтләреннән айный алмыйча, җан тәслим кылган.
“Йодрык сугышы “остасы”на” “Кешене үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар. Моннан тыш аңа урлауда гаепләү дә белдергәннәр. Тикшерүчеләр әйтүенчә, сугыш чукмары бер авылдашының зур гына күләмдә акчасын урлаган. Тоткарланганда, үз гаебен танып, кылган гамәлләренә үкенгән.
Тикшерүчеләр, дәлилләр туплап, эшне судка тапшырган.


Фикер өстәү