Бер хәрбигә, әсирлектән кайткач, Украина ягына күчүенә гаепләү белдергәннәр

Башкортстаннан хәрби хезмәткәр Радик Богдановка Украина кораллы көчләре ягында хәрби хәрәкәтләрдә катнашуына шик белдергәннәр. Имештер, ул 2023 елның җәендә Украина армиясенә әсирлеккә эләккән һәм бер батальонда хезмәт итә башлаган. Моңа кадәр, хәрбиләр белән алышу программасына эләгеп, 3 гыйнварда Россиягә әйләнеп кайткан. Хәзер аңа 20 еллык төрмә җәзасы яный, дип яза “Коммерсантъ”.

Басма мәгълүматларына караганда, Кырмыскалы районыннан 52 яшьлек ир-ат бу. Узган елның июнендә Украина кораллы көчләре сафларына кушылган. Украина армиясенең бер подразделениесендә Россиягә каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Хәрбиләр белән алышу нәтиҗәсендә 3 гыйнварда туып үскән җиренә әйләнеп кайткан. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Богдановка карата җинаять эше кузгаткан.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, ир-ат гаебен таныган да инде. Хәзерге вакытта ул сак астында: аны ике тәүлеккә тоткарлаганнар. Тикшерү Богдановны кулга алуны күздә тота. Аңа “Чит дәүләт территориясендә кораллы формированиедә Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы килгән максатта катнашу” статьясы буенча гаепләү белдергәннәр. Хәрбигә 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү тяный.


Фикер өстәү