Оборона министрлыгы Россиянең 55 хәрбие әсирлектән кайтуы турында белдерде

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Украина белән хәрбиләр алышуны, Россиягә 55 хәрби хезмәткәрнең кайтуын раслаган. Бу хакта хәрби ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бик катлаулы сөйләшүләр нәтиҗәсендә бүген төнлә Украинаның Киев режимы контролендәге территориядән Россия, Донецк һәм Луганск халык республикаларының 55 хәрби хезмәткәре кайтты”, – диелгән хәбәрдә.

«Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәрбиләргә әсирлектә үлем куркынычы янаган. Алар Россиягә кайтарылып, ведомство госпитальләренә урнаштырылган. Хәрби хезмәткәрләргә медицина ярдәме һәм психологик ярдәм күрсәтелә.

“Азат ителгән барлык хәрби хезмәткәрләргә туганнары белән элемтәгә керү мөмкинлеге тудырылды”, – диелгән министрлыкта.

Моңа кадәр Украина хакимиятендәгеләр хәрби әсирләр белән алышу турында белдергән. Аларның мәгълүматларына караганда, Россиягә, шул исәптән, Югары Раданың элекке депутаты, “Украинский выбор” хәрәкәте лидеры Виктор Медведчук та тапшырылган, дип хәбәр итә РБК.


Фикер өстәү