Россиянең 106 хәрбие әсирлектән кайткан

Украинада әсирлектә тотылучы 106 Россия хәрбие бүген Ватаныбызга әйләнеп кайткан. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы белдерде.

“ Сөйләшүләр нәтиҗәсендә 10 апрельдә Киев контрольлегендәге территорияләрдән 106 хәрби хезмәткәр кайтарылды. Әсирлектә аларга үлем куркынычы яный иде”, – диелгән министрлык хәбәрендә.
Бүген аларны, самолетка утыртып, Мәскәүгә китерәчәкләр. Хәрбиләргә анда Оборона министрлыгының медицина оешмаларында медицина ярдәме һәм психологик ярдәм күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү