Казанда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” патриотик акциясе узачак

23 сентябрьдә Казанның Җиңү паркында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» патриотик акциясе узачак.

23 сентябрь – ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар башлану көнендә республиканың иҗтимагый һәм патриотик оешмалары Җиңү паркында митинг уздыра. Патриотик митинг «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» шигаре астында уза. Акция катнашучыларны ватандашларга, Россия Президенты һәм Россия Кораллы Көчләренә теләктәшлек белдерүдә берләштерә. Әлеге чара көндезге сәгать 3тә башлана.

Акциядә иҗат коллективлары, җырчылар, шулай ук патриотик җәмәгатьчелекнең чыгышлары планлаштырылган.


Фикер өстәү