Донбасста, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә референдумнар йомгаклары игълан ителде

Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә уздырылган референдумнарның беренче йомгаклары мәгълүм. Барлык дүрт төбәктә яшәүчеләрнең күпчелеге Россия Федерациясенә кушылуны хуплаган.

Шулай итеп, Россия составына керү өчен тавыш биргән:

• Донецк халык республикасында — сайлаучыларның 99,23%ы (сайлаучыларның 97,51% сайлауга килгән);
• Луганск халык республикасында — сайлаучыларның 98,42%ы (92,6%ы сайлауга килгән);
• Запорожье өлкәсендә — сайлаучыларның 93,11%ы (85,4%ы сайлауга килгән);
• Херсон өлкәсендә — сайлаучыларның 87,05%ы (76,86%ы сайлауга килгән).

Бюллетеньнәрнең барысы да (100%) эшкәртелгәннән соң шундый мәгълүматлар игълан ителгән. 23-27 сентябрьдә узган тавыш бирү барышында закон бозулар теркәлмәгән.
“Референдумнар тәмам. Йомгаклары – күз алдыбызда. Өегезгә, Россиягә рәхим итегез!” – дип язып куйган Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев үзенең телеграм-каналында.


Фикер өстәү