Кысадан чыгу: яшүсмерләрнең кызыксынулары һәрвакытта да хәерлегә илтми

Тыелганы – татлырак, куркыныч тудырганы – кызыграк. Бигрәк тә үсеп килгән буын өчен. Моңа өстәп башкалардан үзгәрәк, кыюрак, кирерәк булып та күренәсе килә. Маҗараларга омтылуның нәтиҗәсен уйлап бетерү генә юк инде ул… Куркыныч тоелган юлдан саклыйм дисәң, җәнҗал кубарга мөмкин. Балага да, ата-анага да, җәмгыять өчен дә сорау бер: нишләргә? Кыса белән ирек чиге кайда югала? Үсеп килгән буынга ни җитми?

Күңел халәте

Исемен күрсәтми генә аралашкан әңгәмәдәшебезгә хәзер 25 яшь. Район мәктәбендә белем алган, соңрак Казанда университет бетергән. Хәзер шәхси финанс компаниясендә белгеч булып эшли. Аның да яшүсмер һәм яшьлек чорында сәерлекләре җитәрлек булган.

– Мәктәптә укыган чорда малайларча киенеп йөри башладым. Кыз буларак үземне күрсәтәсем килмәдеме, бәлки, нәфислегем юк дип уйлаганмынмы – белмим. Гел чалбардан, кедадан йөрдем. Дус кызларым да булды, әмма малайлар белән уртак телне табу күпкә җиңелрәк иде. Итәк кию минем җенемне котырта иде. Малайлар сыман галстук та тагып йөрдем әле, – дип искә алды ул. – Шунысы да бар: мин  имин гаиләдә үстем, дип әйтә алмыйм. Әйе, тулы гаилә иде ул, әби-бабайлы, әти-әниле, туганнар күп. Әмма бабай да, әти дә берне «тотып куярга» яратты. Шул рәвешле өйдә тавыш-гауга куба иде. Яшүсмер булып җитлеккән чорда үз-үземне аңлы рәвештә очлы нәрсәләр белән кисә, яралый башладым. Бу күренеш селфхарм дип атала икән. Ул чакта мин аны аерым бер агым дип, шуның тарафдары булам дип башкармагандыр да инде. Тәнне яралау күңелдәге давылны басарга ярдәм итә иде. Әлбәттә, ул яралар тәннең кеше күрерлек өлешләренә ясалмады. Кул, беләк, аяклар кан белән сыкрап тора иде инде. Хәзер искә алу да бер сәер. Мин шуны аңладым: күңел халәтен кемгә һәм ничек аңлатырга белмәгәнмен, шуңа шулай кыланганмын.

Нишләргә?

Руфинг, селфхарм, зацепинг… Яңа заман алып килгән һәм яшьләр кызыгып кушылган агымнарның берничәсе генә әле ул. Селфхарм турында әйттек инде. Руфинг дигәненә биеклек яратканнар кушыла. Бу – бина түбәләренә, каланчаларга, күперләргә, күпкатлы йортларга менү, кул-аяк белән асылынып тору кебек күренешләрдән гыйбарәт юнәлеш. Зацепинг дигәне шулай ук куркыныч: бу агымны үз итүчеләр хәрәкәттә булган поезд вагоннарына, аның тоткычларына, баскычларына тотынып, аяклары белән асылынып йөри.

Соңгы арада баш калкытканы – «Вертер синдромы» дигән агым. Җәмгыятьне тетрәндергән, гаҗәпкә калдырган үтерү, көч куллану очракларыннан соң шушы золымны кылган кешегә охшарга тырышу, аны үрнәк итеп кую омтылышы бу. Кызганыч, шушы елларда андыйларны да күп күрдек…

Яшүсмерләрнең деструктив үз-үзләрен тотышының сәбәбен социаль челтәрләр, компьютер уеннарына гына сылтап калдыру дөрес булмас. Психологлар сәбәпләрнең тирәндәрәк булуын ассызыклый. Иң элек бу – гаилә, мәктәп яисә аралашу даирәсендәге мөнәсәбәтләрнең җимерелүе. Аннан өлкәннәрнең игътибарыннан мәхрүм калуны да телгә алырга була. Якын саналган кешеләр белән низагка керү, мәктәптәге (шул исәптән укытучылар белән дә!) ыгы-зыгылар да үсмер аңына тәэсир итми калмый. Җавапсыз мәхәббәт, кыйбла таба алмау, яшәү мәгънәсен күрмәү, кыскасы, яшьли яшәп тую да сәбәпләр исемлеген тулыландыра. Бертөрле тормыш рәвеше дә үсмернең үз-үзен тотышына йогынты ясый.

Психология фәннәре магистры, практик психолог Чулпан Нигъмәтҗанованың ата-аналарга балаларын үз-үзләренә йомылудан һәм куркыныч төркемнәргә кушылудан саклау буена кайбер киңәшләре бар.

– Криминал һәм деструктив юнәлешләргә бәйле мәгълүмат күп. Яшүсмерләр мондый мәгълүматны бик тиз йотып ала. Ата-аналарга балалары белән күбрәк һәм ешрак сөйләшергә кирәк. Тавыш күтәрергә, кем беләндер чагыштырырга, шелтәләргә түгел! Сөйләшергә! Сораулар бирергә, ярдәм кирәкмиме, дип сорарга. Хәзерге балалар бик үпкәчел. Бу куркыныч! Аннан, шәхесне формалаштыруда фильм, китап, тышкы факторлар да йогынты ясый. Кагыйдәләрне санга сукмый торган эчтәлектәгеләр яшь аңга илһам өстәргә мөмкин.

Психология фәннәре кандидаты Вера Герасимова исә аралашканда бала белән ата-ана арасындагы элемтә дөрес корылырга тиеш дигән фикердә тора.

– Ата-ана баланы йә артыгы белән чикли, таләп итә, йә бик күп нәрсәгә ирек куя. Тулы ирек тә, артыгы белән кайгырту да баланың кыйммәтләр системасына, тотышына йогынты ясый, җимерә ала, – ди ул. – Баланы артык яратудан да файда юк. Кайбер үсмерләр белән сөйләшкәндә: «Син гаиләдә кем?» –  дип сорагач, «Мин – бала», – диләр. Ә бит ул, кыз һәм бала булу арасында аерма бар. Ул һәм кызның бурычлары, хокуклары була. Ә балага исә барысы да ярый һәм рөхсәт. Рөхсәт хисе бар, бурыч хисе юк. Үзебезнең артык мәхәббәтебез белән без «кулланучы шәхес» тәрбиялибез. Чынлап та тәрбияле кешенең гомумкешелек кыйммәтләре формалаша. Ул үз тормышын да, бүтәннәрнекен дә саклый, гамәлләре өчен җаваплылык тоя. Деструктив юнәлешләргә кушылуын теләмәсәгез, бала белән аралашырга кирәк. Ул кирәккә генә дигән аралашу булырга тиеш түгел, шунысы мөһим.

Һәр ялтыраган алтын булмаган кебек үк, һәр баланың да үз-үзен тотышы деструктив була дигән сүз түгел. Кайчагында тормыш шундый үрнәкләр күрсәтә: тел шартлатып, гаҗәпкә калып озак йөрисең әле. Төп нәтиҗә дә шул: игътибар һәм аралашу һәркемгә кирәк!

Мөнәсәбәт нинди?

Белем генә түгел, тәрбия дә кирәк. Татарстанның Иҗтимагый палат рәисе урынбасары Рафил Ногманов шул фикердә. «Элек пионер, комсомол, октябрят ише күп кенә оешмалар бар иде. Баланың башына да шулар аша акыллы уйлар, яхшы хисләр керә иде. Белем бирү генә җитми. Тәрбия, акыл ягын аз кайгыртабыз. Интернет йогынтысы бар. Ата-аналар да балалар белән шөгыльләнми. Югыйсә кызыксынып торырга кирәк бит, аралашу даирәсен дә белергә», – ди ул.

Тирәнгә киткәч, гаепнең атта да, тәртәдә дә булуы ачыклана. Үсмерләрнең кыек юлдан атлавына юл куймас өчен тәкъдимнәрнең дә төрлесен ишетергә туры килде. Әйтик, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының участок хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләр эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Осипованың «җәмәгать тәрбиячесе» дигән хезмәткәрнең нәтиҗәле булуын әйткәне бар. «Аерым игътибарга лаек үсмергә бер өлкән кеше беркетелә. Бу кеше үсмерне дөрес юлдан алып барырлык, әйтик, ул берәр төрле оешма җитәкчесе, депутат, район, авыл җирлеге башлыгы яки ярдәмчесе булырга тиеш», – дип аңлаткан иде ул.

Өч бала анасы, «Тәртип» радиосының PR-белгече Айсылу Лерон әйтүенчә, яшьлеккә кирелек, башбирмәслек хас. Сәерлекләр дә теләсә кайсы чорда очраган.

– Без үскәндә дә әллә нинди күренешләр булды. Эмо, гот ише агымнар, әйтик. Үземне бу шаукым урап узды, миндә бүтәннәрдән аерылып тору теләге булмагандыр. Әмма яшьтәшләрем арасында андыйлар булды. Үзгә күренешләр гел булып тора инде. Башкача киенергә, аңлашылмый торган музыка тыңларга… Үзенә күрә табигыйдер дә инде бу. Чөнки үсмер чакта бунтарьлык, киресен эшләргә тырышу, мөстәкыйльлеккә омтылу бар, бу – җитлегүнең бер этабы. Психологлар да аның кирәк булуын әйтә. Кеше шәхес буларак формалашканда бу этапны узарга тиеш. Ләкин бу агымнар куркыныч якка да этәрергә мөмкин. Моны да исәптән чыгарып булмый, – дигән фикердә ул. – Хәзерге яшь буынның кумирлары – тиктокерлар. Әле менә яңалык укыдым: Белоруссиядә берсе үзенең сәхифәсендә фәлән-фәлән сәүдә үзәгендә чыгыш ясыйм, килегез дигән һәм берничә сәгатьтә шул үзәккә меңәрләгән кеше җыелган. Яшьләр өчен кемнәр үрнәк булуы аңлашыладыр. Безгә исә аңларга кирәк: ни өчен аларны үрнәк саныйлар? Нигә җәмгыятькә, илгә хезмәт итүчеләр, файда китерүче акыллы шәхесләр алар өчен кумир түгел? Җавабы да бар инде, озак уйлап торасы юк: тиктокерлар – популяр, кыска гына видеолары белән күп итеп акча эшли. Ә яшьләрнең матур киенәсе, тәмле ашыйсы, яхшы тормышта яшисе килә.

САН

Татарстанда ярты ел нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар катнашында җинаятьләр саны 2 процентка арткан. Шул ук вакытта яшүсмерләрнең исерек хәлдә, җәмәгать урыннарында һәм катнаш төркемнәр составында кылган җинаятьләр саны кимегән. Хокук бозучылар, нигездә, 16–17 яшьлекләр.

 P.S. Язма теге яисә бу юнәлешне пропагандалау өчен түгел, киресенчә, бу агымнарның тискәре йогынтысын күрсәтү максатыннан әзерләнде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү